Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Суык көн

Түбән Кама шәһәренең 33нче мәктәбе укучысы Рияз Гумин шигырьләре.

Суык көн

Тышта шундый суык бүген,
Колакларны туңдыра.
Шуңа өйгә кердем әле,
Өйдә генә утырам.

Тәрәз каршында, чиядә,
Песнәкләр черкелдәшә,
Суык диеп тормый алар,
Һаман нидер серләшә.

Минем ясаган җимлектән,
Песнәкләр җим ашыйлар,
Тамаклары тук булгач та,
Кабат "черли" башлыйлар.

Кыш бабайны көткәндә

Көн дә календарьга карыйм,
Кайчан яңа ел җитә?
Кыш бабай белән Кар кызын,
Бигрәк сагынып көтәм.

Укырга тырышам ныграк,
Әнигә дә булышам,
Энемне дә бик яратам,
Спортта да ярышам.

Кыш бабай, син тизрәк килче!
Бәйрәмгә сине көтәм,
Матур костюмым да әзер,
Чыршы бизәлгән күптән.

Чанам

Былтыр ватылган чананы
Төзәттеңме Кыш бабай?
Утырт Кар кызыңны да,
Гайнуллинага - давай.

Рияз Гумин, Түбән Кама, 33 нче мәктәп, укытучысы Ахунова Г.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев