Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Шүрәле һәм Былтыр дуслашканда

...Былтыр янына килеп карадым, күзләре җем-җем килә. Ә Шүрәле бөтенләй хәйләкәр генә бармакларын селкетә башлады.

Күптән түгел без сыйныфыбыз белән Казанга сәяхәткә бардык. Башкаланың гүзәллегенә, чисталыгына, юл буендагы табигатьнең матурлыгына сокланып кайттык. Кыскасы, әлеге сәяхәт минем тормышымда бары тик шатлыклы сәхифә калдырды. 

Без туристлар буларак гаҗәеп мәһабәт һәйкәлләр янында истәлеккә фотоларга төштек. Минем инде аларны күп тапкыр күргәнем бар иде, шуңа күрә исем китмәде. Ә менә Галиәсгар Камал исемендәге театр янындагы һәйкәл игътибарымны җәлеп итте. Гади генә түгел, ә Былтыр белән Шүрәлегә куелган һәйкәл иде ул. Юан бүрәнәгә атланып, Былтыр һәм Шүрәле бер-берсенә кара-каршы утырып торалар. Эчләрендә җаннары бар диярсең, бакыр йөзләре кояштай балкый! Кәефләре дә шәп. Кайнар коймаклар майда чыжлап пешкәндәй, боларның телләре дә кызып сөйләшергә әзер иде. Күрәсең, болар гасырдан артык үзара бер сүз дә дәшмәгәннәр.
Бер күккә карыйм, бер һәйкәлгә. Былтыр белән Шүрәле тере булсыннар иде дә, уртак тел табып, татулашсыннар иде... дип көрсенеп куюым булды, Шүрәле белән Былтыр җанлана башлады.

- Әллә саташаммы мин!? дип хәйран калдым. Былтыр янына килеп карадым, күзләре җем-җем килә. Ә Шүрәле бөтенләй хәйләкәр генә бармакларын селкетә башлады. Мондый могҗизаларны мин төшемдә дә күргәнем булмаган иде әле. Мин үзем һәйкәл кебек тораташ басып калдым.
- Айзааат, кети-кети уйныйбызмы? дип көязләнеп кеткелдәде шүрәле.
- Шүрәле, әгәр агач корып, бармагың ярыктан ычкынса, теләсә нәрсә эшләргә дигән сүз түгел, һәрбер нәрсәнең чамасы бар, диде Былтыр.
- Мин синнән курыкмыйм, Былтыр. Синең балтаң инде череп тупасланган, дип кимсетергә тырышты Шүрәле Былтырны.
- Әллә оныттыңмы, кем сине тоткынлыкка эләктерде? Балтам чересә дә, минем акылым калды, балтам тупасланса да, минем зирәклегем исән. Артык шаяртма син, Шүрәле, диде көчле тавыш белән Былтыр.
- Былтыр, Шүрәле, ачуланышмагыз. Бу сезгә бер дә килешми, дидем боларны тынычландырырга тырышып.
- Юк инде, мин моннан файдаланып калачакмын, диде Шүрәле.
- Шүрәле, карт чордашым минем, гасырдан борынгырак үпкәңне күптән онытырга кирәк. Моңа өстәп, Казанда бер-беребездән башка бүтән бер якын кешебез, синең очракта шүрәлебез юк, диде акыллы гына Былтыр.
Шүрәле беркавым уйлап торды да:
- Әйе шул, сүзләрең хак, дип ул Былтыр белән кулын сузып татулашты.
- Менә ничек әйбәт килеп чыкты, Казанга килеп, очраклы рәвештә Былтыр белән Шүрәлене дуслаштырдым, дип уйлап куйдым.
Як-ягыма карасам, укытучыларым да, сыйныфташларым да, автобус та юк. Мин каушап калдым, куркудан дер-дер килә башладым... Ят шәһәрдә бер кешем дә юк, кая барырга белмим.
Былтыр белән Шүрәле моны күреп:
- Әй, Айзат, борчылма. Без үзебез дә Казанны сиңа күрсәтә алабыз, диделәр.
Түбәм күккә тиде. Былтыр белән Шүрәле дуслашкач, Казанны күрсәтергә әзер булгач, миңа бәхеткә тагын ни кирәк? 
- Тукта әле, Айзат, мин сиңа бер табышмак әйтәм: татарча әйткәнне аңлый, җавап кына бирә алмый. Ул кем? дип сорады Шүрәле.
- Һи, шуны да белмәскә! Эт! дип җавап бирдем мин.
- Юк шул, ул хәзерге татар баласы. Эх, Тукай, Тукай, хәзерге татарларны күрсәң, шаккатыр идең...
Былтыр һәм Шүрәле белән хушлашыр вакыт килеп җиткәндә генә:
- Айзат, тор-тор тизрәк, без Галиәсгар Камал театрына килеп җиттек инде, дип уятты мине сыйныфташым Рифкәт.
Йокы аралаш, автобусның тәрәзәсеннән урамга карасам, Былтыр белән Шүрәле юк. Аларның урынында Былтырның бүрәнәсе генә калган.
- Былтыр Кырлайга, ә Шүрәле үзенең урманына исән-имин кайтып кына җитсеннәр иде, дип тирән сулап куйдым.

Айзат Гайнетдинов, Яр Чаллы шәһәре, 2нче гимназиянең 7В сыйныф укучысы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев