Көмеш кыңгырау

Сугыш һәм медаль, яки без ничек бәрәңге алдык

Бу язмада сурәтләнгән хәлләр күбебезгә таныш. Күпләр андагы фикерләр белән килешер, ә бәлки килешмәүчеләр дә булыр.

Эх, беренче сентябрь тагын җитте... Үзе бик матур вакыт ул көз. Төсләргә бай: сарының нинди төрләре генә юк. Күзләр камаша. Мин мәктәптә дусларны – укучыларны күрдем. Алар күрше авыллардан. Күбесе үскәннәр.  Мин инде алтынчы сыйныфта! Ләкин әле мин буйга да, калынлыкка да үсмәдем.

Бу көнне без, әбиләргә барып, ике сәгать буе  бакчада эшләдек. Бу ике сәгать миңа алты булып тоелды. Шунда гына мин без сентябрь буе басуда эшләячәгебезне белдем. Ярый әле Алия әйтте!

Минем гел эшлисе килде, чөнки укыйсы булмый. Аңа гына түгел, табигатьтә эшләгәч, ничектер кызык һәм рәхәт булып китә.  Икенче сентябрьдән башлап без эшләрбез дип уйлаган идем, тик, кызганычка каршы, минем теләгем чынга ашмады: без укыдык. Безне шул сары алтын айның егермеләрендә генә эшләтә башладылар.

Эшләтә башладылар, ләкин... Бәрәңге алу – ул шулкадәр авыр эш, мин хәтта аннан арып туя башладым. Мин гаҗәпләндем: мин бит эшне көттем, көттем, ә ул мине егып салды... 

«Уф, ник теләдем шуны! Ул басудагы бәрәңге рәтләренең озынлыккайлары! Ул тау башында урнашкан. Тау дип әйтәм, ул минем өчен бик биек инде. Машиналар да көч-хәл белән менә. Анда менгәч, аска карасаң, авыл һәм өйләр бик кечкенә генә булып кала, ә кешеләр кырмыскалар кебек. Басуның икенче башы күренми. Чама белән 3 километр бар. Җәяү барсаң 1 сәгатьтә барып җитәсең. Менә шунда инде төрле культуралар үстерелә, бәрәңге дә шунда. Ул арканың бөгеләсе килмәве! Аяклар авырта! Мин ардым!!!» – дигән уйлар башта уйный...

Минем ул уйлар эчтә генә чыга – үзем уйлап йөрим, ә Сараның ул авыздан чыга, кызчык басудагы һәрбер кешегә килеп зарлана. Аннары алар, һәрвакыттагыча, биология дәресендәге укытучы кебек:

– М-да. Әз генә эшләгән дә, и уже арган. Эшли башлаганга бер генә минут үтте, ә ул эшләми, зарланып ята. Әйдә эшлә, арган ул! Өйдә бәрәңге бер дә чүпләгәнең юк бугай, аркадагы мускулларың ялкаудыр! Өйдә көне буе телефонга бөгелеп видео карыйсыңдыр, аякларың вапще йөрми, бөгелми!

Бу өйрәтү, укытучылар әйтүенчә, бөтен мәктәпкә кагылды. Һәркемгә бу сүзләр төрлечә тәэсир итте: басуга эшкә килгән шәһәр балалары бәрәңге атышуларын дәвам иттеләр. Алар булдыклы ичмасам, 6 сәгать буена 300 метр җир баралар. Чүпләгән бәрәңгеләре дә күренми. Аларның чүпләмичә уйнап ятуларына, аларның укытучысы да, басу хуҗасының ярдәмчесе дә бер сүз дә әйтми, ә безнең авыл укытучылары бөтенләй башка. 

Ә Сара зарланды да зарланды, ә калганнар түзә, эшли.

Хәзер бөтенесе дә сөйләшә башлады. Ә мин – юк. Мин һаман эшлим. Эшлим. Түзәм... Ара-ара җафалансам да.

Тора-бара, эш яхшырак барсын өчен, бөтен нәрсәне икенче яткан күз алдына китерә башладым. Кызчыкның зарлануы миңа ничектер Ленинның патриотик сүзләре кебек, ә өстә очучы бәрәңгеләр, әйтерсең лә, - снарядлар, пулялар кебек яңгырый, мин алардан качар өчен, бәрәңгеләрне тагын да тизрәк җыям, йөгерәм, каз кебек иелеп йөрүемне тагын да тизләтәм.

“Бу – сугыш. Монда тизлек кирәк!” – үз алдыма шулай дидем. Укытучыларның эшләми торган шаян-наян укучыларга әйтелгән сүзләре мине тагын да кыздырып барды:

– Укучылар, әгәр дә шулай котырып уйнавыгызны дәвам итсәгез, сез басудан мәктәпкә берсекөнгә генә кайтачаксыз! Шушыннан көз буена да кайта алмаячакбыз. Шулай булгач, тизрәк эшләгез!

Эшлим, пешәм, тирлим, кайныйм. Күбрәк үрләрне яулыйсы килә. “Бу җирләр – безнеке булачак” – диям...

Ашадык. Тагын эшлибез. Эшли-эшли кулга, аякка кан төште. Мин тәмам арганымны сиздем, ләкин барыбер иелеп җыйдым. “Сугыш бетмәгән әле!” – дип уйладым.

Хәлдән тайгач, эшләүдән туктадым, чөнки әнинең “Хәлең бетсә, ял ит!” дигән сүзләрен искә төшердем. Ә укучылар укытучыларга эләкли:

– Фәнис эшләми!

Нишлисең инде, шулай дигәч, тагын чиләккә бәрәңге җыярга тотындым. Бер сәгатьтән соң, без ниһаять бер җирдәге уңышны алып бетердек, мәктәпкә “летучка” дигән машина белән кайттык...

У-у, без ничә көн рәттән алты сәгать эшләдек... Алтынчы класс укучысы – алты сәгать, без шулай эшләргә тиешме, өлкән класслар да алты, без дә алты. Шушымы дөреслек?

Ә эштән соң, уку җиткәч, укытучылар никадәр параграфларны өеп бирделәр... Планны куып җитәр өчен. Чөнки без басуда бәрәңге чүпләп йөреп, бик күп көннәр, атналар йөреп, вакыт үткәргәнебез икән.

«Сугыш бетте. Ә юк, бетмәде. Уку – ул үзе бер сугыш» – дигән фикер пәйда булды.

...Октябрьдә травматологка бардык. Алар: «Синең аягыңда авыру бар, синең тез астындагы сөягең алга чыккан», – диделәр.

Менә көз көне басуда һәр көнне алты сәгать бәрәңге чүпләүнең нәтиҗәсе. Ә бит өлкәннәр болай итмәскә тиеш иде. Басу хуҗасы мәктәп белән шулай килешкән булган. Ул бәрәңгене эшкәртә, ә укучылар чүпли. Минем тез астындагы сөяк чыкты ике аякта да, ә басу хуҗасына Мәскәүгә чакырып алтын медаль биргәннәр. Район газетасында яздылар. Аңа укучыларның эшли-эшли авырткан аяклары һәм авырткан билләре, чыккан сөякләре кирәк түгел шул. Аңа алтын медаль һәм дан кирәк икән. Рәхмәт, дөреслек.

Эш һәм яшәү – ул үзе бер сугыш. Яшәү өчен көрәшергә кирәк...


Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы  Кече Кирмән авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: