Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Спорт - ул сәламәтлек!

Сез спортны яратасызмы? Бу сорауны мин бик күпләргә биргәнем бар.

Кемдер “әйе” ди, кемдер борынын жыера. Ничек инде кыш көне чаңгы шуудан, җилләр белән узышып тимераякта йөрүдән, хоккей уйнаудан, волейбол, баскетбол кебек уеннардан баш тартып булсын, ди. Кичләрен урамга чыксаң, өлкән яшьтәге апа-абыйлар чаңгы таяклары белән урамда йөриләр. Билгеле, андый йөрүләрнең умыртка баганасына, аякларга күпмедер ярдәме дә бардыр. Ләкин яшьтән ук спорт белән шөгыльләнгән очракта, кеше күбрәк сәламәт буладыр, дип уйлыйм мин.

Мин быел 9нчы сыйныфта укыйм. Спортның берничә төре белән шөгыльләнәм. Физик тәрбия буенча олимпиадаларда катнашам. Узган ел теләгән нәтиҗәгә ирешмәү - районда призлы урын ала алмау - минем күңелдә үҗәтлекне арттырды гына. Мин үземнең гимнастикада йомшаграк икәнемне анладым: җәй, көз буе спортзалга йөреп, төрле күнегүләр эшләдем.

Олимпиадада жиңә алмасам да, уңышларым байтак кына минем. Ике ел рәттән район күләмендәге чаңгы ярышында алган беренче, өченче урыннарым, волейбол,баскетбол ярышларында мәктәп командасы исеменнән катнашуым миңа тырышып укырга да, мәктәп, авыл, район мәдәният йортында үткән чараларда актив катнашырга да комачауламый. Быел мин ОГЭ бирәчәкмен. Аларны да яхшы билгеләргә генә тапшырырмын дип уйлыйм.

Җыеп кына әйткәндә, максатың булса, бөтен эшкә дә өлгерергә була.

Лаеш районы Кече Елга гомуми урта белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ильмир Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев