Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сихерче

Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре. Мамадыш районы Кече Кирмән авылы.

Бүген иртән искә төшердем,

Көзге букет – кипкән камышлар.

Әллә камыш мине уйната?

Мин һавада, алар болытлар.

 

Киптергән камышны селкегәч,

Биләде күңелне иркенлек.

Башланды мамыклар агышы

Тарала камыштан сихрилек.

 

Камыш арты, камыш таратам,

Иртәнге тынлык, уяна җан.

Сихерләде камыш мамыгы

Күңелдә рәхәтлек, йоклый аң.

 

Очучы күңелем – мамыкта,

Тирәмдә болытлар, әкият.

Очамын, биимен, күрмимен

Сизмимен башканы, рухият.

 

Бүгенге балага юаныч

Кулдагы телефон – ул камыш.

Күзәтеп “интернет мамыгын”

Баланы очрата зур тормыш.

 

Яңарыш бирде иркенлек, тик

Бүгенге балалар – балык ул.

Күңелне бикләүче, сихерче

Кулдагы телефон – кармак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев