Көмеш кыңгырау

Сихерле табыш (әкият)

Лилия мәктәпкә гел бер сукмактан йөри. Ә бүген никтер парк аша кайтырга булды.

Көн матур, ара-тирә чыпчыклар черкелдиләр, нидер бүлешәләр. Уйларына чумып, парк эченнән барганда, кинәт күзе юл кырында яткан предметка  төште.

“И, ручка икән, кемдер төшереп калдырган күрәсең”, дип уйлады Лилия. Ручканы алды да, бәлки иясе күреп алыр дип, эскәмиягә куймакчы иде:
– Мине үзең белән ал! Мин тылсымлы, изге күңелле кешеләргә ярдәм итәм, –дип телгә килде ручка.
Лилия, аптырап, як-ягына карады, берәрсе шаярадыр дип уйлады ул. Тирә-якта һичкем юк иде. Бу хәлгә аптыраса да, ручканы алырга булды. Бәлки чыннан да тылсымлыдыр...
Көн артыннан көн үтте. Лилия ручканы сумкасына ничек салды, шулай онытты да. Шулай бер дәрестә ручкасы язмый башлагач, ул табышны искә төшерде. Табыш бик матур иде: алсу төстә, эчендә ниндидер сыекча  эчендә ялтыравыклар йөгерешә. Лилия язарга тотынды. Шул вакытта аның зиһене ачылып киткән күк булды. Бар эшен дә “5” легә тапшырды.

“Кара сана, бу ручка чыннан да тылсымлы икән”, – дип уйлады Лилия. Ул аны бик кадерләп, контроль эш вакытларында гына тотасы булды. Шулай беркөнне пеналын ачса, ручка урынында юк иде. Як-ягына каранды: бар да гадәтенчә нидер эшли, кызлар серләшәләр, малайлар телефоннарында утыралар. Өйдә калдырганмындыр, мөгаен, табармын, дип үзен юатты. Әмма ручка табылмады...
Кабат көнне төннәр алыштырды. Лилиягә бик күңелсез иде: ручка ничек табылса, шулай юкка да чыкты. Ручкасы булмагач, и тырышты, и укыды Лилия.  Кабат контроль эшләр җитте, кыз үзен көчсез хис итте. Инде чарасыздан, үз башы белән язды эшен. Төне буе булачак “2” ле өчен җаны көйде. Шулай да бер өмет чаткысы бар иде: бәлки “3” яки “4” булыр...
Дәрескә звонок булды. Укытучы керде. Һай бу йөрәк ничек чыдасын, тизрәк әйтсен иде инде! Ә укытучы һич ашыкмый, тактага нидер яза, сөйли. Ә Лилия берни ишетми, йөрәгенең тибешен бөтен кеше ишетәдер күк аңа. Әнә дәфтәрләрне алды. Башланды.
– Гомәрова Лилия... Афәрин, “5”ле, соңгы вакытта бик ошый башладың әле син! Эшең бик әйбәт булган! – диде укытучы. 
– Рәхмәт, – диде Лилия, укытучыны бар да ишеттеме икән дип аптырап як-ягына карады. Әйе, бар да Лилиягә карый: кайберәүләр үчлекле елмаялар, кайберәүләр чыннан да шат иде. 
Дәресләр беткәч, Лилия тылсымлы ручкасын сагынса да, күңеле түгәрәк иде. Чөнки ул үзе дә бернинди сихерсез белем серенә төшенде. Бары тик тырышырга гына кирәк икән! 
– Лилия, тукта әле! – дип артыннан Гүзәл чаба иде. 
– Тиз бул, ашыгам! – диде Лилия, беркая да ашыкмаса да. Сөйми иде ул Гүзәлне. Үзе көнчел, үзе әрсез иде ул.
– Гафу ит инде, мин синең ручкаңны кызыгып алган идем, син аның белән язгач, “5” аласың дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Мә, – дип ручканы Лилиягә сүзды. Кыз ручканы алды да бер сүз дә дәшмичә китеп барды.
– Рәхмәт сиңа, син миңа булыштың, инде башкаларга булыш! –  дип, Лилия ручканы эскәмиягә куйды. Ручка шунда кабат телгә килде:
– Әйе, башта мин сиңа булыштым, әмма син үзең дә бик тырыш!
– Ә нигә Гүзәлгә булышмадың? – дип сорады Лилия.
– Мин саф күңелле кешеләргә генә булышам. Ә ул ручканы урлады, – диде ручка. – Мине урласалар да, куллана алмыйлар андыйлар. Ярар, хуш! Кулың туры, теләкләрең изге булсын! – дип сүзен төгәлләде ул.
– Хуш, рәхмәт сиңа! – дип Лилия канатланып, өенә кайтып китте.

Нургалиева Илиза, 5 нче сыйныф,  Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: