Көмеш кыңгырау

Шинельле һәм шинельсез солдатлар

Актаныш районы Пучы мәктәбенең «Сүз көче» түгәрәгенә йөрүче балалар яза.

Минем бабам Мәүләветдинов Нургали Мәүләү улы сугышта катнашкан. Сугыш кырларыннан яраланып кайткан. Аның күкрәген төрле орден-медальләр бизәгән. Мин бабам белән горурланам, чөнки ул безнең илебезне саклап калу өчен үзенең бар көчен куйган. Хәзерге тормышыбызның тыныч булуында минем бабамның да өлеше кергән. Без аларга мәңгелек бурычлы. Бу якты дөньябызда башка сугыш булмасын иде!

 Динә Нургалиева.

***

Бабайлар көрәшеп безгә тынычлык яулап алган.
Ә күпмеләре кайтмыйча, сугыш кырында калган.
Минем карт әбием  Зәнфирә сугыш чорында үскән. 1925 елның 26 нчы декабрендә Мөслим районы ТатБүләр авылында туа. Сугыш вакытында «Уңыш» колхозында эшләгән. Ул шинельсез солдат булып тора.
Күп кенә  кешеләрнең әби-бабалары сугышка китеп, яу кырларында һәлак була, яралана, йә хәбәрсез югала. Аларны да хәзерге вакытта бармак белән генә санарлык.
Без сугыш ветераннарын кадерләп, тәрбияләп торырга тиешбез.
Бу – безнең алар алдында иң зур бурычыбыз.

Гөлинә Шәйхелова.

***

Әни еш кына бабамның яу кырында ятып калганы хакында сөйли. Һәр ел саен Җиңү бәйрәмен елап каршы ала ул. Күкләребез аяз булсын, сугыш уты кабынмасын. Әби-бабайлар язмышын безгә күрергә язмасын.

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 77 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Риналь Нуруллин.

***

Минем бабам сугышта катнашып, кабат туган якларга әйләнеп кайткан, ләкин бер аягын сугыш кырларында югалткан. Безгә  сугыш чорында булган хәлләрне сөйли иде ул. Аларны күз  яшьләрсез генә тыңлап та булмый иде. Бабам үзенең  батырлыклары өчен төрле медальләр алган, алар хакында да тәфсилләп сөйли иде. Карт әбием исә сугыш вакытында балаларга белем биргән. Шулай ук солдатларга төрле киемнәр тегеп, җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп җибәргән.
Кызганыч,  алар икесе дә күптән мәрхүм инде. Алар безнең күгебез гел аяз булсын дип тырышканнар.

Ләйлә Нуриева.

***

Минем бабам – Закиров Шәйхелмәрдән Мөзәммәтзакир улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1909 елда Иске Байсар авылында туган. Шәйхелмәрдән бабам белән Хәмдәүфа әбием гаилә корганнар. Сугыш башланганчыга кадәр аларның бер уллары – Тәлгать булган, 1941 һәм 1943 елларда, тагын ике уллары: Рафак һәм Расих туган. Кызганыч, Шәйхелмәрдән бабам 1943 елда вафат була. Шулай ук, Шәехморза һәм Акраметдин бабаларым да шинельле солдатлар булганнар. Алар яу кырларында ятып калганнар.

Сугыш вакытында тылда хезмәт иткән хатын-кызларга бик авыр булган. Минем Хәмдәүфа, Шәмсия, Камилә әбиемнәр шушы чорга туры килгәннәр. Үзләре ике-өч бала тәрбияләгәннәр, ләкин шул ук вакытта иң авыр эшләрдә катнашканнар.

Эльвина Закирова.

***  
Минем ерак бабам Муратхуҗин Дәуләтхуҗаны 1941 елда Ватан сугышына жибәрәләр. Ерак әбием Нуриямал 5 бала белән ялгыз кала. Ерак бабам 1943 елның 16 апрелендә сугышта вафат була.
Нуриямал әбием балалары ач булмасын өчен бик күп эшләгән. Ватан сугышы бик куркыныч булган. Күп ир-егетләр әйләнеп кайталмаган. Хәзерге елда да хәрби операция бара, Ватан сугышына охшамаган, ләкин бик куркыныч. Анда күп ир-егетләр вафат була, күбесенә 18 яшьтән 25 яшьләр генә.
Мондый сугышлар булмасын иде.

Алинә Харитонова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: