Көмеш кыңгырау

Ә сез аңладыгызмы?

Бүгенге көн шундый матур иде. Шул хөрмәткә Айдар белән Наил иртәгә дә шушы ук урында кабат очрашабыз дип сөйләште. Ике дусның үзара вәгъдәләрен беркайчан да җилгә очырганнары юк иде.

Алар сөйләшә-сөйләшә барып, урманга килеп кергәннәрен тоймый да калдылар.  Һәм сәгатьләр буе урман-болыннарның, кыкасы, табигатьнең матурлыгын сокланып йөрделәр.
– Нинди матур безнең туган як! – диде Айдар.
Малайларга бөтен нәрсә кызык иде: тау-тау булып өелгән кырмыска оялары да, поши эзләре дә, кечкенә куаклардагы кош оялары да... Кырмыскалар мыжлаган урынны озаклап күзәттеләр: берәүләре бөҗәк ташый, икенчеләре ауга, урманны корткычлардан арындырырга ашыга... 
Шулай итеп,  кич тә  җитте. Кайтыр юлга борылдылар. Урман авылдан шактый ерак иде. Әле яңгыр да ява башлады. Алар икесе дә нишләргә белмәделәр,  агач  ботаклары астына ышыкланырга булдылар. Бер-берсенә терәлеп утырдылар да, яңгыр туктаганын көтәргә булдылар. Урман һавасы аларны тәмам изрәтте: икесе дә тирән йокыга талуларын сизми дә калдылар.  
Ә бу вакытта... әти-әниләре бөтен авылны, болын-кырларны бетереп малайларны эзли иде. Алар гынамы – малайларның үзләреннән кала авылдагы бер кеше дә тыныч уздыра алмагандыр бу төнне. Җитмәсә, яңгыры иртә белән генә туктады. Кояш нурлары җылыта башлагач кына малайлар уянып, ышык урыннарыннан дөньяга чыктылар. 
Шуннан соң аларның өйләрендә аларны нинди хәлләр көткәнен язып тормасам да буладыр. Болай да чамалыйсыз бит инде сез, әйеме? Шушы хәлләрдән соң беркемгә әйтмичә урманга китәргә ярамаганын аңладылар микән алар? Ә сез аңладыгызмы? 
Әмир Садыйков, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 7нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: