Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Серле китап

Бер матур җәйге иртәдә Әминә йокысыннан бик иртә уянды. Йомшак караватта, әбисенең каз мамыгыннан тутырылган мендәрдә ятуы шундый рәхәт иде, хәтта торасы килмәде.

Бик озак боргаланып яткач, Әминә түзмәде, аякларын салкын идәнгә тидерде. Әбисе алып кайткан чишмә суы белән кул-битләрен юды, чәчләрен тарап, үреп куйды. Шкафтан бер матур күлмәгең сайлап алып киде. Ул узен көзгедән күргәч:

– Ах, мин нинди матур! – дип куйды. Шулчак, аның күзе кичә бүләк иткән китапка төште. Аннары тагын үзенә карап куйды да:

– Мин шундый матурлыгым белән, шушы акылсыз әкият китабын укыйммы инде?! – дип әйтеп куйды.

Әминә үз-үзенә соклана-соклана китапны кулына алды да урманга китте. Аның кәефе бүген бик яхшы иде. Бер матур аланга килеп чыккач, озын матур каен агачы астына барып утырды да китабын ачып җибәрде. Китапның беренче битен ачуы булды, төрле якка сихри яктылык бәреп чыкты. Бу яктылык бөтен урманны иртәнге кояштан да ныграк яктыртты. Бу яктылыктан Әминәнен күзләре камашты, һәм ул аларны бик каты итеп йомды. Шул чакны, үзе дә сизмәстән, кулындагы китапка кереп чумды. Әминә күзләрен ачканда, үз алдында гел башка төрле урман аланын күрде. Бу урманда әллә нинди сихри утлар, гаҗәеп матур күбәләкләр очалар. Әминә телсез калды. Тирә-ягына карана-карана, ул кечкенә бер матур аланга килеп чыкканын сизми дә калды. Ә аланда өстенә энҗе-мәрҗәннәрдән тегелгән кулмәк кигән бер кызны күреп алды. Ул кыз шундый чибәр иде, хәтта Әминә көнләшеп тә куйды. Шулай да ана эндәшергә булды.

– Әй, исәнме чибәр кыз!

– Исәнме, Әминә! – дип елмайды кыз.

– Син каян минем исемемне беләсең? – дип, Әминә гаҗәпләнеп сорады.

– Ничек инде белмим? Мин бит синең китабыңда яшим!

Кыз серле итеп Әминәгә карап куйды да сөйли башлады.

– Мин Язгөл. Шушы сихри урманда яшим. Минем белән көн дә төрле

гаҗәеп вакыйгалар була. Бервакыт урманга бер егет килеп утын кисә

башлады. Аның каршына Шүрәле килеп чыкты. Ой, нәрсәләр генә

булып бетмәде, – дип, Язгөл туктап калды.

– Нәрсә булып бетте соң? – дип, Әминә сорап куйды. Ул инде Язгөлнең

сөйләгәнен түземсезлек белән көтте.

– И Әминә! Син шундый матур кыз, нигә сиңа акылсыз әкиятләр тыңларга? – дип, серле итеп елмаеп куйды Язгөл.

Шул вакыт Әминәгә үзе әйткән сүзләре өчен оят булды. Анын битләре алма кебек кып-кызыл булып янып чыктылар.

– Язгөл, гафу ит, мин дөрес эшләмәгәнмен. Әкиятләр бер дә акылсыз

түгел, алар серле һәм кызыклы, – дип акланды.

– Ярар, Әминә, мин сине гафу итәм. Ләкин син бүгенге көннән китапларны акылсыз дип әйтүдән тыел! Әгәр дә син шушы китапны укып чыксаң, минем белән булган вакыйгаларны, һичшиксез, беләчәксең! 

Бу сүзләрдән соң бөтен дөнья яктылыкка чумды. Әминә күзләрен ачкач, үзенең урманында икәнен аңлады. Аның кулларында һаман да шул әкиятләр китабы иде. Ул түземсезлек белән китапны ачты, һәм китапның беренче битендә үзенә елмаеп карап торучы кызны таныды.

Алия Хуҗиева, Алабуга шәһәре. «Адымнар» мәктәбе, 5нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев