Сентябрьдән җәй исе килә!
Сентябрьдән җәй исе килә кебек әле ул. Күбебез җәйге хатирәләр, тәэсирләр белән яши... Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 6Б сыйныфы укучылары җәйге истәлекләре белән безнең белән дә уртаклашты.
Җәйнең бер көне
Җәйнең эссе, кояшлы көнендә без, гаиләбез белән җыенып, Кандыркүлгә киттек. Юлда барганда, Татарстан, Башкортостан республикаларын карап, чагыштырып, сөйләшеп бардык. Башкортстанның табигате бик матур. Тауларны агачлар бизәп тора, ә болыннарда хуш исле чәчәкләр үсә.
Кандыркүлгә килеп җиткәч, мин якын дустымны очраттым. Без аның белән бергә суда йөздек, су асты дөньясын күзәттек, көймәдә йөздек.
Күл буенда шашлык кыздырдык һәм, балык тотып, уха пешереп ашадык. Бик күңелле булды!
Кәрим Имамов.
Җиләкле җәй
Мин җәй көннәрен авылда әбием янында үткәрдем. Беркөнне әби мине җиләккә алып китте. Җәйге иртә шундый матур иде. Талгын гына җил исә, кошлар сайрый, чикерткәләр җырлый. Әбием белән бер чиләк тәмле, кызыл җиләкләр җыйдык. Аннан соң утырып чәй эчтек тә өйгә кайтып киттек. Җәйнең бер көне менә шулай хуш исле җиләкләре белән истә калды.
Тимур Фатыйхов.
Чикләвеккә бардым
Быел җәй җиләк кенә түгел, чикләвек тә күп булды. Җәйнең бер көнендә мин дә бабам һәм әтием белән урманга чикләвек җыярга бардым. Бу минем беренче тапкыр чикләвеккә баруым иде. Әти капчыкны муенына асып куйды, чөнки ике кул да буш булырга тиеш: агачны бер кул белән бөгү авыр. Мин чикләвекне астагы ботаклардан гына җыйдым.
Озак та йөрмәдек, ике капчыкны тутырып, өйгә кайтырга чыктык. Юлда мин эз күрдем. «Кызым, бу – поши эзе», – диде әти.
Өйгә кайту белән, чикләвек ашарга утырдым. Тәмлелеге...
Киләсе елда тагын чикләвек җыярга барам.
Риана Сафина.
Балык тотарга яратам
Авылыбызны икегә бүлеп елга ага, ерак түгел генә кечкенә күлләр дә бар. Көн саен диярлек, мин дусларым белән балыкка йөрдем. Су буенда утыруның рәхәтлекләрен язып кына бетереп булмый. Тып-тын, су өсте тип-тигез... Якында гына төрле кошлар сайрый, кыр үрдәкләре йөзә, торналар очып китә... Шул вакытта балык чиртсә, миннән дә бәхетле бала юк инде! Ә инде чиләк белән кайтканымны күрсәләр, Мурзик белән Рекс капка төбенә чыгып каршы алалар иде. Тотылган балыкларның кайсысын чистартып кыздырдык, кайсысын бакчадагы күлгә җибәрдем. Тавык-чебешләргә дә эләкте әле.
Булат Зарипов.
Хыял көне
Барыбыз да хыялланырга ярата. Минем хыялым бу җәйдә тормышка ашты. Дүртенче июль көнне! Бу көнне мин гомеремдә беренче тапкыр диңгез күрдем! Күңелем онытылмаслык хис-кичерешләр белән тулды. Яр буе, зәңгәр су, дулкыннар, кояш баюы... Ах, диңгез, син бөек һәм куәтле, тылсымлы һәм искиткеч! Рәхмәт сиңа, җәй!
Вилена Сәләхетдинова.
Авылда
Җәйне мин авылда үткәрергә яратам. Авылның саф һавасы, тынычлыгы мине үзенә җәлеп итеп тора. Кошлар сайравына, хуш исле чәчәкләргә сокланып, һәр көнемне матур итеп үткәрергә тырыштым.
Минем туган көнем июнь аенда. Быел туган көнемә дусларымны чакырдым. Алар мине котладылар, бүләкләр алып килделәр. Без матур итеп, җырлап, биеп бакчада утырдык. Торт белән чәй эчтек. Бу көнне мин аеруча да бәхетле идем. Әти-әнием исән-сау, яраткан дусларым минем белән бергә. Алар мине хөрмәт итәләр. Мин бу якты дөньяга бик рәхмәтлемен.
Гүзәл Мамаюсупова.
Бергә рәхәт!
Бу җәйне без бөтен гаиләбез белән җиләк җыярга бардык. Көн кояшлы һәм бик эссе иде. Урманга килгәч, мин үлән, чәчәкләр һәм җиләк исен сиздем. Күбәләкләр оча, чикерткәләр сикерә.
Җиләк бик күп иде. Чиләгемне тутыргач, әниемә матур чәчәкләр бәйләме җыйдым. Урманда миңа бик ошады, бу көн аеруча күңелдә калды. Киләсе елга да шулай бергәләп җиләк җыярга барырбыз дип өметләнәм.
Рузилә Закирова.
Туган көн
21нче августта миңа 12 яшь тулды. Иртәннән үк телефоным бер дә тынып тормады. Төшке аш алдыннан, үзләре үстергән җиләк-җимешләрне төяп, әби белән бабам килде. Алардан соң, роза чәчәкләре, яңа самокат тотып, әтием кайтты. Төшке ашта бик күңелле итеп, минем бәләкәй чакларны искә төшереп, табын артында утырдык.
Кичен мин иптәш кызларым белән шәһәребезнең үзәк паркына бардым. Анда бик күп аттракционнарда атындык. Шәп көн булды ул!
Әдилә Гыйләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев