Сары каен сагышы
Матур көзге көн. Бөтен дөнья сары юрганга төренеп, тирән йокыга талырга әзерләнә.
Матур көзге көн. Бөтен дөнья сары юрганга төренеп, тирән йокыга талырга әзерләнә. Кошлар да үзләренең йомшак һәм иркен ояларын ташлап, җылы якларга очып киттеләр. Кояш үзенең соңгы нулары белән җирне, болыннарны җылыта.
Менә елга янында алтын яфракларга күмелгән ялгыз каен басып тора.Әйтерсең лә, яшь кыз яңа сары күлмәген киеп, тирә-якның матурлыгына соклана. Каен үзенең нечкә ботакларын күккә сузып, торналар белән саубуллаша. Аңа бик моңсу. Каенның урмандагы башка агачлар янына барасы, алар белән биюләр биеп, уеннар уйныйсы килә. Әмма башка каеннар бик еракта, елганың икенче ярында.
Шулай моңсуланып торганда, каенның ботагына бер кечкенә генә чыпчык кунды. Агачны карап чыкты да:
– Нигә моңсуланасың? Нигә елыйсың? – дип сорады кошчык.
– Ничек күңелсезләнмәскә. Мин бит ялгыз, берүзем генә. Кошлар да калдырып очып киттеләр. Хәзер минем белән беркем дә сөйләшми, уйнамый, – диеп каен еламсырап куйды.
– Әй, син, тиккә башыңны иеп ятма, озакламый кыш җитәр, барлык дөньяны сихри ак төскә буяр. Аннан көннәр җылыныр да үзенең төрле төсле чәчкәләре, тәмле җиләкләре белән яз килер. Ә дусларың дөнья яктыргач, чистаргач, тагын синең яныңа кайтырлар, – дип юатты чыпчык каенны.
Яшь каен башын өскә күтәреп елмаеп җибәрде, тирә-юньгә яктылык таралды. Чыпчык агач белән саубуллашып, өскә – күккә юнәлде. Ә каен шул көннән соң тизрәк язның килеп җитүен көтә башлады.
Әлфинә Шәймәрданова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.
Ләйлә Мирзаһитова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев