Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Салкын сабак

Әмир Фәрхулинның кышкы каникулда язган яңа шигырьләре.

Салкын сабак
Утырды тамакка таш,
Мунча кебек булды баш.
Ятам кебек мин карда
Җылы өйдә ятсам да.

Әйе, мин бит гаепле...
Тамак ташы бик япьле;
Чеметтерә күңелне,
Әйләндертми телемне.

Әйе, мин бит гаепле.
Бер гаеп – мең сәбәпле,
Кайный баш, анда томан.
Кайный зур учак сыман.

Әйе, мин бит гаепле!
Әнинең сүзе төпле.
Уйнап, тирләп, туңдым да
Суык гаепсез монда.

Мин яраттым уенны,
Суык – җылы куенны,
Ут өстәп барды миңа,
Нигә ышандым сиңа?

“Әмир тирләми генә –
Уйнарга була иде,
Тирне тир белән чыгар” –
Дип, салкын “сабак” бирде.

Төрле мәхәббәт

Һәркем дә бу дөньяда
Кемгә дә булса да гашыйк,
Һәркем дә бу дәрьяда
Әйтә болай: “Әй чашыйк!”

Җирдә атом да, мин дә
Тибрәлә бер нотада,
Сагына тел дә, иң дә,
Уй синдә һәркайда да.

Түзалмыйм; киттек, әйдә –
Сихерләндем исеңнән.
Тартып торучы көчне,
Була табып я кемнән?

Түзалмыйм: киттек, әйдә –
Ашыйм сине мин тиздән!
Су кайный, парлар менә
Менә әзер, я көтәм...

Түзалмыйм, ашыйм сине,
Чәйним мин кытыр-кытыр, 
Тәмле ис тулган җанга,
Ашыйм мин шытыр-шытыр.

Бик рәхәт!. Мин җәннәттә!
Тел бәхетле бу тәмнән!
Студентка бу бик кәттә...
Мин ахры әзерләнәм.

Мин студент булмасам да
Тик үлеп сиңа гашыйк...
Ачыйммы, сер булса да?
Менә ул. “Дошик ашыйк!”

Әдәбият

Укучы керде шахтага,
Йөрде ул анда озак.
Озак йөргәч, баргач алга,
Тапты асылташ – ап-ак.

Игътибар итте ул моңа,
Ошап алды үзенә.
Ә калган очратканына
Төшермәде күзен дә.

Йөрде, карады укучы,
Шахтаның ишегенә,
“Уф, бу шахта озын!” – диеп
Китте икенчесенә.

Тора шахта: озын, биек
Асылташлы әкият,
Аның алдында язуы:
“Бу шахта – әдәбият.”

Укучы өчен бу дәрья
Төзелгән инә белән.
Инә белән казып дөнья,
Моны меңнәр эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев