Сакла Раббым!
Саулык телим әти-әниемә, Афәтләрдән сакла безне, Раббым!
Сакла Раббым!
Сихри моңга күмеп бар җиһанны
Авыл өсләрендә яңгырый азан.
Күккә карап мин дә теләк телим:
“Сакла безне, Ходаем, явызлардан»
Намазлыкка басып әбием көн дә
Әкрен генә намаз укый, кыла дога:
«Исән-имин булсын безнең дөнья.
Аяз булсын һәрчак зәңгәр күкләр,
Исән булсын якыннарым, газиз халкым!»
Саулык телим әти-әниемә,
Афәтләрдән сакла безне, Раббым!
Мирсалихова Зәринә, Мөслим районы, Мари Бүләр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев