Көмеш кыңгырау

   Сабак булды

Мин  әниемә бераз үпкәләсәм дә,  үзем гаепле икәнне аңлый идем.

Миңа 4-5 яшьләр булгандыр, беркөнне Камышлыкта дусларым белән бик озак уйнаганмын. Төрле кызыклы уеннар уйнап, вакытның узганын да сизмәгәнбез. Арабыздан бер малай:

– Кайтырга кирәк,кояш та керде, – дип кычкырды.

Без өйләребезгә таралдык.

Мин эсселәгәч салып куйган кофтамны да алмыйча:

Әй,иртәгә алырмын әле, ни булсын аңа? – дип, өйгә бер кат футболкадан кайтып кердем. Әнкәй миңа:

– Кызым, өске киемеңне кайда калдырдың?!

– Әй, мин аны салган җиремдә калдырдым, ирендем. Ни булсын инде аңа, әнием, борчылма, - дидем мин. - Иртүк торуга барып алырмын. 

 Менә икенче көннең иртәсе җитте. 

Мин торгач юындым да:

Әнием, мин киемемне алырга барып киләм, – дип чыгып киттем. 

Шул урынга барып җиткәч, ни күрим: киемем юк. Эзләдем-эзләдем тапмадым. Елап өйгә кайтып киттем.

Өйгә кайткач: 

– Әнием, киемем югалган, – дидем.

– Кызым, әйттем ич, калдырма, дип. Менә, сабак булыр, – диде әнкәй. 

Мин елый-елый әбием янына кереп киттем. Ул безнең күршедә тора иде. Әби мине күрүгә юата башлады, ни булды дип сорагач та җавап бирә алмадым. Әбием миңа туңдырма биргәч,мин әзрәк тынычландым, аңа барысын да сөйләдем.

Ул:

– Киттек, кызым, – дип, мине безнең өйгә алып керде.

 Өйгә кереп исәнләшкәч, әби әниемә күз кысты да:

– Кая югалды икән кофтасы? – диде.

Әнием, мин йоклаганда, барып, киемемне алып кайткан икән... 

Мин  әниемә бераз үпкәләсәм дә,  үзем гаепле икәнне аңлый идем. Менә шушы хәл миңа сабак булды.  Шуннан бирле кая гын барсам да, иң беренче киемнәремне барлыйм.

 

Дилбәр Мифтахова, Балык Бистәсе районы,  Күгәрчен мәктәбе, 7 нче сыйныф.

фото    https://www.pexels.com сайтыннан алынды

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: