Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Укучылар иҗаты

Ришат!

Әмир Фәрхуллинның яңа хикәясе

Ай Алла... Бишенче дәрескә тагын укытучы кермәде.

– Алилуя! Аллага шөкер! – дигән сүзләр кош булып очып чыкты Таһирдан.

Бүген Кәрим юк иде. Ул конкурска киткән. Таһир белән Гөлфия шытыр-пытыр телефоннан нәрсәдер күчереп утыра. Наилә алардан сорады:

– Нәрсә күчереп утырасыз?

– Дызышка. Помнишь, матеша биргән иде бит?

– А-а... Ну да... Б-лин... – диде ул, күзләрен шар итеп ачып. Аның кыяфәте курыккан куянныкы сыман иде. Ул башын әкрен минем якка борды да, миңа карап утыра башлады. Мин, аңа карамыйча, тәрәзәгә карап утырдым. Ләкин мин аның миңа карап утырганын сизә идем.

Бүген майның иң эссе көннәренең берсе иде. Кояш шундый якты. Ничектер җил дә юк. Классның тәрәзәсе ачык, аннан саф һава керә, аннан кошларның чыркылдавы, сайравы, сөйләшүе ишетелә. “Бүген – тышта йөрер өчен иң шәп көннәрнең берсе, шуңа күрә Алия белән бүген кич белән йөреп кайтырбыз әле” – дип уйлап куйдым.

Бераздан мин Наиләгә борылып карадым. Ул һаман минем йөземә текәлеп карый. “Нәрсә тели икән бу кыз?” – дигән фикер барлыкка килде. Берникадәр вакыттан аның игътибары минем математика дәфтәренә күчте. Кинәт аның авызы яртылаш ачылды да, ул дөньяда иң мөләем тавыш белән, бәләкәй бер песи еламсырап ашарга сораган шикелле әйтте:

– Ришат!

Аның тавышы шулкадәр нечкә яңгырады ки, хәтта гадәттә бернәрсәгә дә игътибар итми торган Гөлфия һәм Таһир да күзләрен бер секундка чыелдый торган песигә салдылар.

Мин:

– Әү?

Классташ кыз үзенең мөрәҗәгатен дәвам итте:

– Ришат! Синең бар бит инде... Дәфтәр. Име?

– Ә-әйе, – дип җавап бирдем мин.

– Ну... Шул дәфтәрне бир әле. Пж!

– Ярар.

Мин дәфтәремне бирдем. Наилә елмайды да, дәфтәрне партага куйды, аннан соң, бала соска тоткан кебек, кинәт иелеп, дәфтәрне кочаклар дәрәҗәдә якынайтып, аны җентекләп карый башлады.

– Ә ул эш дәфтәре нигә кирәк сиңа? – дип сорадым мин. Ул миңа борылды да, бераз уйлап торгач, әйтте:

– Бер нәрсә өчен.

Мин төпченеп тормадым инде бу төгәл бирелмәгән җавапка, минем исем дә китмәде. Классташым каләмне алды да, минем дәфтәремә карап, нәрсәдер язарга тотынды. Үзенең матем дәфтәренә. Шул ук саннар, кушулар, тапкырлаулар, җәяләр...

Мин аның нәрсә эшләгәнен ап-ачык аңладым, ләкин мин шундый саф күңелле идем, аңа күчерергә мин гел ирек бирә килдем. Алия апа шул саф күңелле һәм эчкерсез булганым өчен мине “ыштансыз” дип атады. Моңарчы мин бу сүзгә исем китми иде.

Ләкин менә шушы вакытта мин аның сүзенә төшенә башладым. Мин шундый йомшакмыни инде бертөсле? Юк, мин олимпиадада гел урыннар ала торган, яхшы укый торган укучы! Бу бит минем сабыр һәм көчле булуымны аңлата.

Мин янәдән күземне тәрәзәгә төшердем. Болытлар күкне каплап алган. Тавышлар тынды. Җил юк. Гадәттә ниндидер җилле яшенле яңгыр алдыннан була торган тынлык сыман бу. Бик тә сәер.

Ә минем башымда якты ут янып куйды:

“Ә бит бу хәл өченче ел буе дәвам итә... Өченче ел буе мин аңа моны эшләргә ирек бирәм. Нишли ул? Күчерә. Миннән күчерә. Ялкау баш. Үзен бер эшләтәсе бар бит әле!”

Тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Телефоннан күчерчекләр чыгып китте, ә бу күчерчек һаман класста ята. Мин:

– Ну, карадыңмы инде? Бир!

– Юк, тукта, тукта! Хә бирәм. Карап бетерим дәген, – диде.

Ул язып бетерде дә, дәфтәрне миңа бирде. Хәзер бүгенге көннең соңгы дәресе – математика керергә тиеш.

Һәй, алтынчы дәрес математика булса, бигрәкләр баш арган була ул. Нигә дип куялар икән баш вата торган дәресне алтынчы итеп? Инде соңгы түземлек, тамак инде үтереп ачкан була, һәм менә сиңа мә – мәсьәләләр чиш!

Кыңгырау шалтырагач, телефоннан күчерчекләр дә кергәч, безнең матеша буенча укытучыбыз Әлфия апа да керде. Аның авызыннан мондый сүзләр атылып чыкты:

– Балалар, бүген сезнең контрольный, ә Кәрим эшләмичә кала.

Бу сүзләр никадәр тыныч һәм йомшак итеп яңгыраса да, Наиләгә ул барыбер яшен суккан шикелле тәэсир итте. Аның минем дәфтәрдән өй эшемне язып алганнан соң кысылып алган күзләре янәдән ачылып, волейбол тубы кадәр зурайды. Зураймассың, алтынчы сәгатьтә математикадан контроль эш булсын да! Әле аныкы гына түгел, безнеке дә шундый ук булгандыр әле. Без моны көтмәгән идек. Инде ичмасам алдагы дәрестә әйтеп куйсын иде.

Карточкалар бирелде. Контроль эшләр буенча дәфтәрләр дә өлешенде. Эшли башладым. Исәпләп чыгара-чыгара, транска кереп киттем, шул ук вакытта үзем класста нәрсә ишетелгәненә игътибарымны салып бардым.

Класс тып-тын диярлек. Минем каләмемнең генә язганы ишетелә. Ә калганннарның... Калганнарның йөрәк тибеше генә ишетелә. Ул аларның тиз йөрешле пароходның двигателе тизлегендә тибә. Нидер көтәләр. Гөлфия белән Таһир Аллаһның ярдәмен, ә Наилә – минем язып бетергәнне. Аларның өметле карашлары – шунда: Гөлфия белән Таһирныкы – түшәмдә, ә Наиләнеке – миндә. Әйтерсең лә, шуларсыз алар яшәмәячәкләр. Әйтерсең лә, шулар аларга – су, азык, чипсы, кириешки...

Бөтен игътибарым мәсьәлә чишүгә күчте.

Соңгы биремне чишеп язып бетердем. Мин транстан чыктым. Класста укытучы юк, каядыр телепортация ясаган. Телефоннан күчерчекләр тагын үзләренең “этлекләрен” ясарга тотындылар. “Аллаһ боларга булышкан, ахрысы...” дигән фикер ясалды.

Бәйләнчек кыз, эт эчәгесе бәрәңге үсентесен кочаклап буарга җыенган төсле, миңа үрелә. Ул, фәкыйрь кеше хәер сораган шикелле, миннән шыпырт кына, ләкин кычкырып, “акча” сорый башлады:

– Ришат. Ришат!

– Юк.

– Ну Риша-ат! Ну пожалуйста! Ну пожалста, пожалста, пожалста!

– Үзең эшлә!!! – дип кычкырдым.

– Мин бит просто синең ничек эшләгәнеңне генә карыйм.

– Карыйсың, һәм күчерәсең.

– Юк. Мин карыйм гына.

– Ну ярар инде, мә инде, мә! – дидем дә, моңа үземнең контроль эше буенча дәфтәрне түгел, ә гади эш дәфтәрен бирдем.

Ул дәфтәрне күзе белән йөртеп чыкты да, чыраен сытып, миңа текәлде.

– Бу бит эш дәфтәре. Ә миңа менә син хәзер язган дәфтәр кирәк. Бир.

– Бирмим.

– Ну Ришат! Срочно. Отдай инде.

– Бирмим.

– Ну пж, пж, пж, пж, пж, пж, пж!

– Ну юк, юк, юк, юк, юк, юк, юк!

– Алайса, мә сиңа! – дип әйтте дә, кинәт миңа ике кулындагы урта бармакларын күрсәтте.

– Шуннан нәрсә? – дип җавап бирдем мин, исем китмичә.

Кызчык аяк киемен салды һәм миңа таба борылды.

– Нәрсә әйтергә теләдең инде син моның белән? – дим мин.

Классташым башта аягын күтәрә алмыйча интекте, ә аннары инде, аны күтәргәч,  аягындагы бармакларын үзенең кулы белән бөкте, һәм... Уртанчысын турайтты.

– Ого... – дип көлдем. Шул ук вакытта гаҗәпләндем дә. “Нинди методларны гына кулланмый бу кыз” – дип уйладым.

Ул беразга тынып торды. Мин тагын тәрәзәгә карадым. Бөтен җирдә тынлык. Ә мин дөрес уйлаганмын: ерактан куе зәңгәр яңгыр болтылары йөзеп киләләр... Тик мине тавыш бүлдерде.

– Ну, Ришат, бирел... Ой... Бирәсеңме инде? – дип, ялгыш кына сүзләр очыртты Наилә.

– Бирелмим. Мин сине жәлләүдән туйдым. Үзең эшлә. Әнә, башың бар икән бит. Мондый методларны күрсәтергә, – дип җавап бирдем аңа. Аның йөзе мине үзенә таба тартыр өчен ничектер песи шикелле мөләемләнеп, матурланып, карасаң, чынлап та үзен жәлләрлек дәрәҗәдә үзгәреп киткән иде, минем бу сүзләрне әйтүем генә булды, бу гаҗәеп мәһабәт кыя шунда ук ишелеп төште. Бүселде... Тик ул барыбер үз сүзендә торды:

– Пожалей меня, Ришатка. Уку ваще авыр. Мин эшли алмыйм һәм беркайчан да эшли алмаячакмын. Ә син можешь. Пожалей, Ри-и-шат. Уку шундый сложный, даже тегеләр телефоннан күчерчекләргә әйләнгәннәр. Ә безнең мәктәп тоже такой. Укытучы гына түгел, укытучылар мине сүгәләр. Ә сине юк. Пожалей. РИ-И-И-И-ИША-А-АТ...

Ә мин... Ә мин ул вакытта Наилә турында бөтенләй дә уйламадым. Аның бу сүзләре әзрәк дөрес булса да, соңгы сүзләрен әйткән саен, мин аны күбрәк юньсез кыз дип уйлый башладым. Мин үзем турында уйладым.

Тышта караңгы. Анда океан юрганы ап-ачык күренә. Ул шундый караңгы, чем-кара... Безнең класс үзе дә караңгы. Тәрәзәләр әз. Түшәм, стеналар әллә нинди тонык караңгы яшел төскә буялган. Ничек шундый төс болытлы көнне тагын да үзгәрә, куркыныч та була башлый хәтта. Безнең класс кына түгел, безнең мәктәп тә шундый бит. Төн кебек. Океан төбе кебек. Лампаларның яртысы ватык. Ә мин ничектер монда язам, түзәм бит, ә миңа беркем дә менә бу бозыклык турында әйтми. Бу офыктан килә торган одеял кисәкләре ничектер мине мәктәпнең яманлыклары турында уйларга этәргеч ясады, һәм баш миендә кинәт ялкын кисәге кебек кайнар һәм агулы фикер пәйда булды. Ул күз ачып йомганчы учакка әйләнде, һәм, бөтен башны пешереп, авыздан чыкты:

– Ә хәзер мин сиңа әйтеп карыйм. Мин сине не жалею, миңа синең өчен бик оят. Бик оят. Уку ваще авыр. Син миннән күчерәсең, һәм синдә оят сүзенең о хәрефе дә юк. Әнә, ТикТокта утыр. Син анда утырганда, без олимпиадаларда, конкурсларга барабыз.

Олимпиадада түгел, ә олимпиадаладарда. Әнә, шул күп кенә олимпиадаларга барып, “Я умираю!” дип кычкырып кайт, һәм соңгы урын ал. Ә бит без түзәбез. Менә бүген Кәрим конкурста, аңа рәхәтме? Иртәгә килгәч үк аннан өй эше сораячаклар. Менә мин әгәр дә шул олимпиадаларга, конкурсларга бармасам, мине унике тапкыр сүгәләр. Ә сине бер тапкыр. Анда баручылар, ягъни мин, Алия, һәм Кәрим, түзәбез бит әле. Ә син бер сүккәнгә дә түзмисең.

Ул башын салмак кына иде. Һәм үкереп кычкырып елый башлады:

– Мин түзәрмен! Так что, бир.

Мин бер сүз дә әйтмәдем. Ул миңа инде еларга тели торган бәби сымак карап куйды да, һәм ишеккә башын борып, үкерергә тотынды:

– Ришат! Ришат! РИИИШААА...

Бу мизгел – ягъни аның А-А дип кычкырып, ыңгырашып үкерүе бик тылсымлы иде, шул ук вакытта бик сәер... Телләрдә күпме генә сыйфат булмасын, бу мизгелне алар белән сурәтләп бетерерлек түгел иде...

Наилә бөтен мәктәпкә шул авазны акыра. Мин аңа гаҗәпләнеп, кыенсынып карап утырам. Гөлфия белән Таһир әле генә күчереп бетергән булганнар, шуңа күрә алар рәхәтләнеп көләләр. Куе итеп эченә мамык тутырылган зур, калын одеял һава буйлап килеп җиткән, ул вакытта ул мәктәпнең өстендә үк тора, һәм шул секундтан соң ул ертылачак та, мамыкны рәхәтләнеп, жәлләмичә генә, сылап-сылап авылга берне тондырачак, ә аннары ул мамык түгел, ә тимер булып явачак. Наиләнең ялкаулыгына.

Кисәк кенә мин Наиләне жәлләми башладым, минем аңа ачу килде, ләкин мин үз-үземне аның күчергәненә гаепле итеп таптым, шуңа күрә көлдем. Наилә исә һаман миңа үпкәләгән һәм мине кабып йотарга әзерләнгән елан сыман карап тора иде.

Кисәк кенә ишек артында кемнеңдер биек үкчәле туфли белән кафельга шап-шоп басканы ишетелде. Һәр адымы саен, аның тавышы тагын да катырак ишетелә барды. Елак классташым миңа карады, маңгае талның тамыры кебек җыерылды. Ул кычкырды:

– Аһ сине, Ришат! Ә мин бит сиңа ышанган идем, блин... Бли-ин!

Кисәк кенә класска Әлфия апа керде. Күчерчекләр эшләрен күз ачып йомганчы тапшырып чыгып киттеләр. Мин дә шулай ук эшләдем. Класстан чыгып киткәндә, бәйләнчек кызчык кызыл алма кебек мескен күзләре белән мине озатты.

Раздевалкада аяк киемен алыштырып, мәктәптән чыгып киткәндә, безнең сыйныф бүлмәсеннән инде ачы һәм яңгыравык сүгү тавышы белән үкси-үкси елау тавышы бергә кушылып ниндидер лунная соната көен хәтерләтә торган симфония тавышы ишетелә иде. Тышта яңгыр һәм боз берне биреп алган иде инде, ә мин мәктәптән чыккан вакытта, анда салмак кына зур, ниндидер әче тамчылар ява иде.

Урам буйлап кайтканда, мине ничектер авыр тойгылар биләп алды. Бу тамчылар, үзләре тамчы гына булса да, миңа алар ниндидер йөк, бәрәңге белән тулган капчык шикелле тоелдылар. Минем киемнәрем шыр су иде. Бу тамчыларны мин берьюлы минем олимпиадада эшне эшләп азапланып күз арып беткәч барлыкка килгән һәм классташ кызчыкның Әлфия апа сүккәч барлыкка килгән күз яшьләре кебек күз алдына китердем. Курыктым... Урамда ниндидер песиләр сугышканда аларның чыелтаган тавышлары ишетелә. Мин аларны “Ришат! Риша-ат! Риша-а-ат...” дип ишетәм. Мин үземне гаепле итеп хис иттем. Һәм уйладым: “Әллә мин чыннан да гаепле инде?”

Өйгә кайткач, чирләдем. Әтигә барысын да сөйләдем. Берничә көннән терелдем һәм мәктәпкә килдем. Әти белән. Анда ата-аналар җыелышы иде.

Ә анда инде безне безнең класс, Наилә, аның әтисе, кайбер укытучылар, һәм директор каршылады. Миңа сәер булып китте. Җыелышта сүз безнең классның имтиханга әзерлегенең начар булуы турында барды. Җыелыш ничектер салмак та, кызу да барган кебек тоелды.

Көн ничектер сәер үтеп китте. Наилә үзе дә бер сүз белән дә бәйләнмәде. Бер дә минем якка борылмады, бер сүз дә дәшмәде.

Шулай итеп тугызынчы сыйныфта, “Укучыларга ничек итеп имтихан эшләрен эшләргә өйрәтергә һәм уңышлы гына тапшырттырырга” дигән темага укытучылар, укучылар һәм аларның әти – әниләре катнашында җыелыш үтте. Ахырында карар кабул ителде. Үзләре эшләмичә өй эшен каяндыр күчерәләр  дигән чирдән котылу юлларын чишү өчен, әти-әниләргә балалары өй эшләрен эшләгәндә кырыйларында карап утырырга дигән карар чыгардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев