Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Өйрәтмиләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...

Кызганычка, мәктәптә алган белемнәребезнең бер өлеше генә тормышта кирәк була, анысы да үзебез сайлаган юнәлеш буенча укуны дәвам иткәндә.

Гадәттә, балалар өчен мәктәп – икенче өй дип саныйлар. Һәм бу дөреслеккә туры килә. Чөнки иртәнге сәгать 8гә килеп, алар 2дә-3тә  генә кайтып китә. Ә без әле интернатта кунып та калабыз. 
Гомумән, бүгенге чорда белем алуның уңай һәм тискәре яклары бармы? Шул хакта уйландым әле. Алдан ук әйтеп куям: мин гимназиябезне бик яратам! Белемнәр бушлай бирелә, өстәмә түгәрәкләр дә бушлай үткәрелә. Бүгенге заманда белем теләгән һәр кешегә бирелә. Ә бит кайчандыр хатын-кызларның, колларның андый мөмкинлекләре булмаган. Мин биредә икенче елымны гына укысам да, дусларым күп. Без бергә күңелле итеп вакытны үткәрәбез. Укытучылырыбыз да менә дигән! Алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.
Ләкин мәктәптә өйрәтмәгән нәрсәләр дә бар. Һәм бу бездә генә түгел, ә гомумән, мәгариф системасында шулай. Беренчедән, без үз фикеребезне әйтә алмыйбыз. Мәктәп системасы буенча, без дәреслектән яттан өйрәнгәнне генә, ягъни башкалар сүзен сөйлибез. Нәтиҗәдә, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте юк бездә. Үз фикерен яклап чыккан, дәлилләргә тырышкан укучыны яратмыйлар. Ә зур тормышка чыккач, бу сәләт безгә бик тә кирәк.
Аннары бала ялгышырга курка, чөнки җавабын дөрес әйтмәсә, ул ялгышлык дип саналмый, ә хата буларак санала һәм моның өчен начар билге куела. 
Мәктәптә җенси тәрбия дә бирелми. Теләсә нинди сайтларда укыганчы, кызлардан имеш-мимешләрне ишеткәнче, мин, мәсәлән, махсус курслардан белергә теләр идем.
Хәзерге заман мәгарифенең тагын бер проблемасы – программа гуманитар, төгәл һәм табигый фәннәрне тигез өйрәнүне күздә тота. Конкрет баланың кызыксынуы һәм һәвәслеге исәпкә алынмый. Һәр фән, аны өйрәтүче укытучы үз дисциплинасын төп, дип саный һәм укучыларны максимум буенча йөкләргә тырыша. Өй эшен дә һәрберсе “өеп” бирә. Ә безнең тормышта укудан башка башка кызыксынуларга вакыт калмый.
Дәресләрнең дә 8дә башлануы – тискәре як, дип саныйм. Иртән уяну кыен. Ярый әле без дүшәмбе 9га гына киләбез. Шул көнне йокыбыз туя. 
Кызганычка, мәктәптә алган белемнәребезнең бер өлеше генә тормышта кирәк була, анысы да үзебез сайлаган юнәлеш буенча укуны дәвам иткәндә. Без тарихны, биологияне, химияне беләбез, әмма торак-коммуналь хезмәтләр өчен, салымнарны “Дәүләт хезмәтләре” аша түли белмибез, көндәлек тормышны алып бару нечкәлекләре турында да сөйләүче юк. Мәктәпне бетергәндә, мин БДИны гына язарга өйрәнәм булып чыгамы?..


Рәлинә Камәртдинова, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев