Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Остазым

Актаныш районы Киров авылы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Бәдертдинова Гөлнур укытучысына шигъри бүләк юллаган.

Укытучылар бәйрәмен
Ел да мин көтеп алам.
Укытучымны котларга
Чәчәкләр алып барам.
Остазымның бәйрәме бит -
Мин аны котлыйм әле.
Шигырь багышлыйм мин аңа
Сез дә тыңлагыз, яме.
Нурания исемле ул
Остазым, укытучым.
Төрле һөнәргә  өйрәтә,
Биреп белем ачкычын.
Киң күңелле, ачык йөзле,
Шәфкатьле ул, уңган ул.
Аның белән горурланам,
Ул чын укытучы шул!
Дөрес юлны күрсәтүчем,
Мәрхәмәтле сез, апам.
Белем биреп, укытучы,
Өйрәтүче сез, апам.
Көн дә мәктәпкә киләбез,
Безне каршы аласыз.
Сау булыгыз, балалар, дип,
Озатып та каласыз.
Укытучы апамны мин
Яратам һәм хөрмәтлим,
Үрнәк алам аңа карап,
Чын күңелдән «рәхмәт» дим.
Укытучым, һәрвакытта
Гел сәламәт булыгыз,
Шау чәчәктә булсын һәрчак
Сезнең йөрер юлыгыз.
Теләкләремне җиткерәм
Нурания апама
Шуна күрә шигырем дә
«Остазым» дип атала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев