Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Онытмам үз телемне

Казан шәһәренең 26нчы лицее укучысы Илзирә Ибәтуллина шигыре.

Көн дә йокыдан торуга,

СМСлар актарам.

Тордыңмы, кызым? – дигәнгә,

Да, –  дип җавап кайтарам.

 

Чәй эч, ботка аша, – ди әни,

Ладно, покушаю, – дим.

Мәктәбеңә соңга калма!

Ладно, успею, – димен.

 

Уйга калдым...Кызык бит:

Әни яза татарча.

Уйламыйча, бер хатасыз

Җавап бирәм урысча.

 

Әни, кайчак, ачуланып,

Сүзләремне төзәтә:

«Ладно» түгел, «ярар» диген,

«Да» түгел, «әйе» диген.

 

Күп телләрдә аралашу –

Анысы яхшы, беләм.

Туган телне һичкайчан

Онытмаска сүз бирәм!

Илзирә Ибәтуллина, Казан шәһәре, 26нчы лицей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев