Оекбаш ротасы
Оекбашлар рота солдат күк...
Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре.
Җитмеш алты носки эленеп
Торды безнең ике торбада.
Кайнар мичнең җылыларында
Кипкәндер ул башка чорда да.
Куллар алган, элгән аларны,
Төшмәс итеп элгән кайчандыр.
Әйтерсең лә алар кибеттә
Үз хуҗасын көтеп ятадыр.
Җитмеш алты носки кулларны
Күптән инде эшкә җиктерде —
Вакыт булып аккан ялларны
Файдалырак итеп үткәрде.
Оекбашлар рота солдат күк, —
Биш сәгатьтә алар тиз кипте.
Аякларны җылы йөртергә
Гаиләбезгә атнага җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев