Көмеш кыңгырау

Нигә?..

Нигә кеше гомере һәркемгә тигез бирелмәгән икән? Берәүләр гөрләтеп, ә кемнәрдер бу якты дөньяда калган көннәрен санап, вакыт уздыра алмыйча яши.

Безнең Пучы авылында картлар йорты бар. Ул авылыбызның үзәгендә урнашкан. Анда төрле язмышлы әби-бабайлар яши. Без анда еш булабыз, хәлләрен беләбез, бәйрәмнәрдә төрле чаралар оештырабыз, үзебез ясаган кул эшләнмәләрен бүләк итәбез. Бик азга гына булса да, аларның кәефләрен күтәрергә тырышабыз.

Без ни генә эшләсәк тә, аларның күзләрендәге, йөзләрендәге моңсулык, төшенкелек бетми шул. Картлар йортыннан кайткач, туган хис-кичерешләрем, фикерләрем кәгазьгә тезелделәр.

 

Язмыш. Нигә кеше гомере һәркемгә тигез бирелмәгән икән? Берәүләр гөрләтеп, ә кемнәрдер бу якты дөньяда калган көннәрен санап, вакыт уздыра алмыйча яши.

...Ул бүген кабат күзен тәрәзәдән алмады. Инде чал кунган чәчләрен җыеп куеп, чистартып керткән күлмәген киеп, көтә дә көтә. Бүген дә килмәс микән? Югыйсә, киләм дигән иде бит. Үзе дә сизмәстән, күзен акрын гына аккан болытларга төшерде. Ә аның тормышы акрын гына түгел, яшен тизлегедәй үтте. Әбисенең җылы кочагында әкиятләр тыңлый-тыңлый йоклап киткәне, ишегалдындагы бәбкә үләннәрдән ялан тәпи йөгереп йөрүләре, бакча артындагы су буенда әнисе белән бергә кер чайкатулары, тәүге кат гашыйк булып, серләрен бары тик айга гына сөйләүләре-барысы да бер мизгелгә күз алдыннан үтеп китте.

...Менә аның сөйгән яры, Ходай биргән хәләл җефете, тормыш иптәше, якын сердәшчесе, яраткан кешесе, өлешенә тигән көмеше. Тагын нинди сүзләр белән атасын ул аны?!

Гөрләтеп үткәргән кызыл туйлары һәм көтеп алынган нәни кызлары... Нинди бәхет – ана булу! Берәү генә түгел, бишәү аның нарасыйлары. Әй бу гомер дигәннәре, агымсудай акты да китте. Якты көнне яшен суккандай, тормыш иптәше, мәңгелеккә фани дөнья белән хушлашты, аны ятим итте. Биш бала белән калса да, сынмады, сыгылмады, ничек тырышса да тырышты, барыбер кеше итте. Хәзер балаларының балалары бар, канатлары парлы, дөньялары җитеш.

Авылдагы өен сатып, акчасын газизләренә бүлеп биргәч, ул шәһәрдә әле берсендә, әле икечесендә яшәде. Вакыт узган саен, аларның бер-берсе белән телгә килүләрен ишеткәли башлады. Балаларына кыенлык килмәсен дип, ул үзен картлар йортына урнаштыруларын сорады. Каршы килмәделәр, әниләрен илтеп куйдылар...

Белмәде, уйламады ул шул чакта ялгыз яшәүләренең ничек авыр икәнлеген, күз алдына да китермәде. Тәннәре сызланып, җаны үксеп-үксеп елаган чагында да ул түзде. Алла хакы өчен, дәшмәгез аңа! Балаларына тел тидермәгез! Ул бит монда үзе теләп килде.

Бүген менә төпчек улы киләм дигән иде. Нәни бөтерчек кечкенә кызын да алып килергә тиеш. Менә ул аңа төрле төстәге оекбашлар бәйләп әзерләп куйды. Эх, оныгын кочагына алып, әкиятләр сөйли- сөйли, бишек җырларын көйли-көйли тирбәтәсе иде.Үзе дә сизмәстән, күзләреннән мөлдерәп кайнар ачы күз яшь күз яшьләре ага башлады.

И бу картлык дигәннәре, күңелләренең нечкәреп, гел иркәләнәсе килеп торган чагы. Тукта, әнә машина килеп туктады, кызын күтәреп улы чыга түгелме соң?

Газиз Ана балаларына дип бәйләнгән җылы оекбашарын төенчеккә төйнәп, аз гына булса да ярдәм булыр дип җыйган пенсиясен тиенен-тиенгә акча янчыгына салып, акрын гына ишеккә таба атлады.

Их язмыш... Нигә һәркемгә тигез бирелмисең соң? Кемнәрдер оныкларын сөеп, сөелеп, иркәләнеп яши, кайберәүләр исә назга, җан җылысына сусап, тилмереп көн күрә.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 8нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: