Көмеш кыңгырау

Әниемә хат (гыйбрәтле хикәя)

Дилүсә үзен өч яшеннән хәтерли. Менә ул, нәни кызчык, тәрәзә төбендә утыра.

- Әбием, әни кайчан килә? - дип сорый ул моңсу, тонык тавышы белән.
-Иии, юләр, тагын тәрәзәгә менгән! Кара син моны! Әй! Төш әйдә! Ничә әйтергә була, юк синең әниең, оныт аны! Бар, эшеңдә бул! Әбисе шулай диде дә борылып ук утырды. Әйе... Әбисе кырыс шул, мәмиләнеп тормый, үзе авыр чорларда үскәч, оныгынын да  шулай тәрбияләргә тырыша. Дилүсәгә авыр, бик авыр... Менә ул инде бакчага йөри. Бөтен кызларны да, чәчләренә ал тасма үреп, әниләре озата. Озатканда, йомшак итеп үбеп: Иии, кызым - алтыным, исән - сау гына тор  яме", - дип елмаеп кала. Ә Дилүсәнең әбисенең елмаюын күргәне дә юк. Ул аны бүлмәгә кертә дә кырыс итеп: "Апайларыңны тыңла", - дип чыгып та китә. Кызлар шат... "Миңа әни бүген яңа күлмәк алды", "Ә минем әнием бүген алма бәлешен пешерәчәк " , -дип мактанышып кына торалар.  Дилүсәгә исә алар, күрү белән: "Бу кызның әнисе юк", - дигән хөкем чыгардылар. Аның белән беркем уйнамый, беркем сөйләшми иде. Дилүсә, күзләрендәге яшьләрен йотып, күңеленнән әнисенә дәшә: "Әнием! Мин беләм, син киләчәксең! Мин сине көтәм, әнием. Мин сине бик нык яратам. Әнием, әнкәм, минем  сине кочаклыйсым, синең күзләреңә карыйсым килә, әнием, бәгърем! ", -дип өзгәләнә үк башлый.
Тәрбияче апайлар исә, аны әбисенә тапшырганда : "Абау, Гөлбәдәр әби, оныгыгыз бигрәк көйсез икән шул! Көн буе кирле - мырлы, нидер мыгырдап утыра", - диләр иде. Әбисе  исә, килешеп : "Әйе, бигрәк кыргый булды бу бала", - дип, иреннәрен кысып куя. 
Җиде яшендә Дилүсә мәктәпкә барды. Ул курка- курка як - ягына каранып, зур, якты шау - шулы мәктәпкә, матур - матур, көләч, әниле кызларга карап тора иде. Кызлар Дилүсәгә сәерсенеп, аптырап : "Аның әнисе юк икән", - дип карыйлар.  "Аның әнисе юк икәән!” Бу сүзләр әле дә Дилүсәнең колагында чыңлыйлар. Әйе, аның бәхетле яшәргә хакы юк. Ул бит әнисез,  ятимә, үксез! Шуңа  күрә Дилүсә үз урынын белеп йөрде. Иң соңгы партада  утырды, беркайчан көлмәде, шаярмады, матур  күлмәкләрен кимәде (аның затлы киемнәре дә юк иде), гел моңаеп, куркып яшәде. Апайлар да аны яратмады. Кыргый, куркак  дип санадылар. Шыксыз йолдызлы төннәрдә ул, мендәренә капланып, үкси- үкси әнисен көтте. "Әнием, җаным, мин беләм, син киләчәксең. Син мине ташлап китә алмыйсың ", - дип өзгәләнде.
Юк, яратмады түгел, яратты Гөлбәдәр оныгын. Бигрәкләр көйсез, куркак дип санады ул аны. Киребеткән дә җитмәсә! Гел “әни” дә “әни” дип шыңшый.
Гөлбәдәр, моңсу елмаеп, хатирәләргә бирелде. 
Зөһрә кечкенәдән җилбәзәк кыз булып үсте шул... Гел чикылдап, көлеп  егетләр - кызлар белән күңел ачып, дискәтүкләрдә биеп үткәрде көннәрен. Ул Маратка да шулай һич уйламаганда гына кияүгә чыкты. Гөлбәдәр күпме тукыды кызына: “Ул яхшы егет түгел, Зөһрә!  Әтисе, карун Җиһанша карт, бигрәкләр дә йөрәксез, эчкече карт иде, “Ташла аны, юкса мең үкенерсең”, - дип өзгәләнде. Зөһрә әти-әнисенең сүзләренә колак та салмады. Туй көнне ап-ак өрфиядәй күлмәктә, күбәләктәй  очынып йөрде. Чәчәкләргә күмелеп, көлеп кенә, шаярып торды.
Бер ел үтте. Марат тәмам эчүгә сабышты да Себер якларына, атасының абыйсына китеп тә барды. Зөһрә авырлы иде. Ул, һич кенә дә өйдә утырмыйча, гел каядыр атлыга иде. Күпме әйтте Гөлбәдәр кызына: "Зөһрә, балам, син булачак ана кеше. Үзеңне азрак кулда тотарга кирәк! Балаң каршына ни йөз белән басарсың?” - дип меңәр тапкыр әйтте.  Зөһрә исә әнисенең сүзләренә һич  тә игътибар итмәде. Гел каядыр  йөрде. Дилүсәгә өч ай тулганда, Гөлбәдәр авылга  кайтты, ахирәте Маһитапның туган көне иде. Кайтканда, өй турысына җиткәч, бала елавы ишетеп , йөрәге  “жуу” итте. Атылып өйгә керсә, Дилүсә бәби караватында  өзгәләнә - бәргәләнә елап ята. Алдында кәгазь кисәге ауный. Гөлбәдәр калтыранган куллары белән аны укырга кереште. “Әни. Мине эзләмә. Мин Айдар белән Италияга очам. Дилүсә кирәк булмаса, ятимнәр йортына тапшыр.Кызың Зөһрә” .  “Нинди Айдар? Нинди Италия?  Син минем  кызым түгел”, - диде әби, йөрәгенә тотынып. Бала рәнҗеше төшсен сиңа, Зөһрә, оятсыз! Оятка, хурга калдырды бит! Ничек инде сабый, җанлы әнисе була торып, ятимнәр белән үссен? Юк, үзе тәрбияләр Гөлбәдәр оныгын... Ләкин кызын иркәләгән  төсле иркәләмәс, менә дигән итеп, кеше төсле үстерәчәк ул оныгын!
Дилүсәгә бу көздә инде унҗиде яшь тулды. Ул озын толымлы, зур чем - кара күзле, матур кыз булып үсте. Ләкин аның күзләрендә әрнү, дөньядагы гаделсезлеккә  ачыну иде... Ул элеккечә җитди, моңсу килеш калды. Иптәшләре күңел ачканда, ул әбисенең бакчасында эшләде, кер уды, су ташыды. Гөлбәдәр әби оныгының эшчәнлегенә шатланып туя алмады: “Иии, балам! Аллаһның рәхмәтләре, бигрәк зиһенле булып үстең, кызым,” - дип дога укыды. Әмма Дилүсә алай эреп акмады, ул әбисенә булыша, аның сүзен тыңлый иде, ләкин ул аның уссалыгын, кырыслыгын искә алып, әбисеннән бераз курка иде. Аның белән бермә - бер калмаска тырыша иде.
Ә авыл яшьләре Дилүсәгә хөрмәт белән карыйлар. Ләкин ул алар белән дә әллә ни аралашмый. Буш вакытында Дилүсә әнисенә хат язарга яратты. Бар йөрәк ачысын, күңел әрнүен ул әлеге хатларга сала иде. “Әнием, җаным, йөрәк бәгърем, күңел таянычым! Мин сине бик көтәм... Мин беләм, син барыбер киләчәксең! Мин сине көтәм... Мин сине кочаклап, озаклап үбәр идем. Синең йомшак кочагыңда эреп агар идем. Синең һәрбер сүзеңне тыңлар идем. Әнием! Мин сине яратам. ", - дип башлана иде аның һәрбер хаты. Аның хыялы - хатны әнисенә бирү һәм аның күзләренә карап, кочагына сеңү иде. Ничек көтә иде бу мизгелне  Дилүсә...
                        ***
Гап-гади җомга иртәсе. Дилүсә, гадәттәгечә, иртә белән торып, вак-төяк эшләрне башкарды, чебиләргә ашау салды да, ерак чишмәгә суга китте. Кайтканда, өй  алдында ниндидер ыгы-зыгы күреп туктап калды. Аның каршына абына - сөртенә әбисе йөгереп чыкты:
- Балам, Дилүсә, әниең килде, - диде ул кычкырып.
Дилүсә, чиләкләрен атып бәрде дә, әнисенә таба йөгерде. Аның өчен дөнья туктап калган иде.
Ул, таза, кызарган битле, еламсыраган хатынны күреп, туктап калды.
- Балаам, кызыым! Килдем биит.Отпуск алдым синең өчен, Айдарны, балаларны калдырып, - әнисе майланган күзләре белән Дилүсәгә еламсырап карады.
Кыз, дәшмичә, тораташтай тора иде.
-Кызым, - диде әнисе, -минем сиңа бер үтенечем бар иде. Син миннән баш тартам дип гариза яза алмассыңмы? Анда, Италияда, эшкә алмыйлар, минем беренче никахта балам булганны белсәләр... , - диде ул, Дилүсәнең күзләренә карамыйча гына. Мин сиңа килермен, бүләкләр дә алгалармын.
- Син шуның өчен генә килдеңме?, - диде кыз яшьләренә буылып.
-Юююк, син нәрсә? Мин сиңа бүләкләр дә алып килдем, диде дә пакетларын капшый башлады.
Дилүсәгә нидер булды. Ул, яшьләренә буылып, әнисе каршына килеп басты. Соңгы тапкыр әнисен күрүе, соңгы тапкыр күзләренә каравы иде аның. "Син минем әнием түгел! Минем әнием башка!”, - дип сулкылдый - сулкылдый йөгереп китте.
- Нәрсә, Зөһрә... Балаң янына унҗиде елга бер тапкыр килдең, анда да файда эзләпме? , - диде тонык тавыш белән Гөлбәдәр карчык.
Зөһрә, дәресен белмәгән укучыдай, кулларын кая куярга белмичә, кызарып тора иде.
- Бар, эзең булмасын! Син аның  әнисе түгел! Гөлбәдәр авырлык белән аякларын сөйрәп өйгә узды һәм ишекне шапылдатып япты.
Зөһрә, ашыга - кабалана, нидер мыгырдап, машинага утырды, "черт " итеп төкерде дә, “Минем башыма, бигрәк горур, патша кызы диярсең", -дип ачу белән газга басты.
                           ****
-Балам, зинһар өчен, тынычлан, борчылма син алай! Ансыз да яшәдек, җайлап торырбыз әле. Дилүсә, кызым, әйдә, чәйләп  алыйк әле, әле генә бәлеш өлгерткән идем, - диде әби сак кына. Ә Дилүсәгә бик авыр. Ул гел әнисе белән яшәде, күңеленнән аның белән сөйләште, аңа атап шигырьләр язды, аның өчен яшәде! Әнисе янында төсле тоела иде...Ә хәзер, әлеге изге хисләр  аның йөрәгендә бәллүр төсле, саксыз тиюдән чәлпәрәмә килде. Аның йөрәге үлде...
Дилүсә зәңгәр томан белән капланган кичке күк йөзенә карады. Инде бер - бер артлы йолдызлар кабына башлаган иде... “Хуш, әни,”, -диде кинәт салкын һавадан айныган кыз. Ул, әкрен генә атлап, бүлмәсенә  узды. Шкафтан әнисенә язган хатны алды, искәрмәстән куллары шырпыга үрелде... Кызыл ут ялкынына озаклап карап торды да, хатны учакка ыргытты.Күпме йөрәк әрнүе, ачы яшьләр җыйган хат сулкылдый - сулкылдый әкрен генә дөрләп янарга тотынды. Учакның кызгылт шәүләсе кызның мөлдерәмә яшьтән, чиксез әрнүдән тулган күзләрен салмак яктырта иде. Дилүсәнең кайгы җыйган төссез яшьләре әкрен генә янып торучы учакка тамалар иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: