Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ничек инде моңланмыйсың...

Укучыларыбыз иҗаты.

Ничек инде моңланмыйсың...

Бигрәк серле инде авыл –

Җанны илһамландыра

Гармунда да уйнамыйча

Күңелне моңландыра.

 

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылың матур булгач.

Һәр яз тәрәзә төбеңдә

Сандугач сайрап торгач.

 

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылда туып үскәч.

Чишмә буйларына төшеп,

Гармунда уйнап йөргәч.

 

Ничек инде моңланмыйсың?!

Туган телдә сөйләшкәч.

Авыл җирен яңгыратып,

Мәчеттән азан әйткәч.

 

Ничек инде моңланмыйсың?

Авылда тормыш иткәч.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, 

Шатланып яши белгәч.

Раил Харисов, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә гимназиясе, 10нчы сыйныф


Моңлы ягым

Табигатьнең һәр фасылы

Үзенчә матур, серле.

Гүзәл дә ул, сихри дә,

Гаҗәеп төрле-төрле.

 

Кышын көмеш карлар ява,

Җәен кояш кыздыра.

Көзге урман – сары офык –

Күзләрне чагылдыра.

 

Язны ямьләп җылы яктан

Тезелешеп кошлар кайта.

Ләйсән яңгыр җир өстенә

Шатлык тулы моң тарата.

 

Мул уңышлы көзләреңдә

Басуларың сыен бирә.

Агач, куак җимешләрдән

Сыгылып башын ия.

 

Рәхмәт сиңа, газиз илем!

Җирең, сыең, ашың өчен.

Баш иябез синең алда

Хөрмәтебез чиксез безнең.

Динә Галиуллина

Матур көн

Һәр көн иртән сызылып кояш чыга,

Сандугачлар моңлы җырын суза.

Эшчән бал кортлары безелдәшеп,

Урман өсләреннән юлын уза.

Күбәләкләр җитәкләшеп оча,

Аллы-гөлле матур болында.

Әни үрдәк бәбкәләрен тезеп,

Юл алалар инеш буена.

Бака – бакылдык та оеп утыра,

Камыш төбен сөеп, сыенып.

Су өстендә уйный кояш нуры,

Матур көнгә гүя сөенеп.

Диләрә Галиуллина

Җиле хәтта йомшак, назлы!

Нинди бәхет күрү табигатьне,

Сандугачлар җырын тыңлау.

Нәни кошның көен отып,

Талгын гына кушылып җырлау.

 

Челтерәп аккан чишмәләрнең

Суын эчеп сихәт алу.

Уйлар белән үткәннәргә

Вакытлыча кайтып алу.

 

Табигатьне ямьле итә

Балаларның шат авазы.

Нинди матур, туган җирем !

Җиле хәтта йомшак, назлы.

Азалия Зарипова

Карап туймаслык

Туган җирем табигатен

Карап туярлык түгел.

Сандугачлар җырын тыңлап,

Шатлык кичерә күңел.

Яшел болынны ямьлиләр,

Кып-кызыл җиләкләре.

Җыеп калыйк пешкәннәрен –

Бик тәмле кыш көннәре.

 

Уйнап калыйк, шау-гөр килеп,

Иңләп басу-кырларын.

Челтерәп аккан чишмәләр дә

Җырлыйлар үз җырларын.

Алсу Әхмәдиева.

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5Б сыйныф укучылары иҗаты.


Әниләр

Якты дөнья бүләк иткән,

Назлап сөеп үстергән.

Яшәргә дәрт-дәрман биргән –

Көчле рухлы әниләр.

 

Балаларын кеше иткән

Сез бит, бөек әниләр.

Авыр чакта ярдәм иткән

Мәрхәмәтле әниләр.

 

Төпле киңәшләрен биргән

Безнең даһи әниләр.

Авырган чакта терелткән

Миһербанлы әниләр.

 

Һәрчак ягымлы, мөлаем

Безнең күркәм әниләр.

Киң күңелле, кешелекле,

Олы җанлы әниләр.

 

Иң кадерле кеше җирдә –

Безнең газиз әниләр.

Һәрчак изге теләкләрдә

Игелекле әниләр.

 

Яшәүнең ямен һәм тәмен

Тоябыз әни белән.

Озын гомерле, сәламәт

Булсагызчы, әниләр.

Гөлназ Муллагалиева, Актаныш районы, Пучы мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев