Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни янда булганда рәхәт!

Актаныш районы Татар Суыксуы башлангыч класс укучылары әниләре турында яза.

Әнием – кадерлем

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше. Миңа үз әнием бик тә кадерле! Мин аны нык яратам. Минем әнием Лениза исемле. Ул шәфкать туташы булып эшли, эше бик җаваплы. Авыруларны кулыннан килгәнчә сәламәтләндерергә тырыша. Ул үз эшен яратып башкара.

Әнием мине һәр көнне хәерле юл теләп мәктәпкә озата. Тәмле ашлар пешереп каршы ала. Әтием, апам һәм мине әллә нинди ризыклар пешереп сыйлый. Мин дә әниемә булышырга тырышам. Безне кышын чаңгы шуарга, җәен гөмбә, җиләк җыярга алып бара. Әни янда булганда рәхәт!

Вагыйзов Ислам, 3 класс.


Минем әниемнең исеме – Айгөл. Әниемнең исеме үзенә бик тә туры килә. Ул, чыннан да, ай кебек безнең тормышыбызны яктырта, гөлләр кебек матур, ягымлы. Әнием елмайганда өйдә кояш чыккан кебек була. Янымда әнием булганда, аның йомшак куллары иңемнән иркәләп алуга минем кәефләрем күтәрелеп китә. Без – апам, әнием бергәләп ашарга әзерләргә яратабыз. Әтием без пешергән ризыкларны мактый-мактый ашый.

Әнием миңа төрле конкурсларда катнашырга ярдәм итә.

Галиуллина Исламия, 3 класс.


Минем исемем Илзилә. Әнием – Тәнзилә исемле. Ул ашханәдә пешекче булып эшли. Мин әниемнең сәламәт булып, гел шулай шат күнелле булып яшәвен телим.

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, серләремне саклаучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Әнием миңа дәресләр әзерләшергә булыша, тәмле ризыклар пешерергә өйрәтә. Без камыр ризыкларын бергәләп пешерәбез.

Әнием, мин сине бик яратам!

Галиева Илзилә, 3 класс.


Әни кирәк

Иртән күзем ачу белән күрәм

Әниемнең нурлы йөзләрен.

Кая барсам, кая йөрсәм дә мин,

Искә алам әнием сүзләрен..

Мәрхәмәтле, олы йөрәкле син

Яхшылыклар тулы күңелең.

Тәмле ашың сагынып өйгә кайтам,

Син булганга шат шул күңелем.

Борчу күрмә, әнием, бәхетле бул,

Безнең өчен син бит зур терәк.

Сау-сәламәт булып яшә, әнием

Һәммәбезгә дә бит син кирәк!

Баянов Илфир, 2 класс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев