Нәрсә соң ул тугрылык?
Бу сүзнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый.
Нәрсә соң ул тугрылык? Бу сүзнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Ә минемчә, тугрылык ул — башкаларга ышану һәм үзең дә тирә-юньдәгеләргә карата тугры булу. Әлеге сыйфат кешедә иң кирәклеләрнең берседер.
Хәзерге көндә тугрылык кешеләрнең кайберсендә кызганычка каршы юк та инде. Шуңа күрә кешеләр песиләр, этләр алалар. Аларга ышаналар, аларга үзләренең эч серләрен сөйлиләр. Чөнки алар гомергә безнең иң якын тугры дусларыбыз.
Әлеге сыйфатка туры килгән тормыштан алынган бер вакыйга сөйләп китим. Аяз белән Адилә классташлар, дуслар. Адилә дустына бик каты ышана иде. Ул Аязга тормышындагы булган бөтен нәрсәләрне дә сөйләп барган.
Ә көннәрдән бер көнне Адилә классташ кызыннан үзе турында бары тик Аязга гына сөйләгән эч серләре турында белде. Моны белү аңа бик авыр булды. Шул көннән башлап, Аяз белән ул башка аралашас булды. Аның кешеләргә ышанычы кимеде. Дөньяда күп нәрсә аңа ялган булып күренә башлады.
Шулай итеп кеше тугры булырга тиеш. Чөнки яхшылыкның асылы – тугрылык.
Гүзәлия Расулова, Әнерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев