Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Нәрсә соң ул бәхет?

Нәрсә соң ул бәхет? Һәркем аны үзенчә белә.

Нәрсә соң ул бәхет?
Һәркем аны үзенчә белә.
Бала өчен уенчык - бәхет,
Картлар сәламәтлектә күрә.

Яшьләр мәхәббәтне бәхет, ди,
Эшләүчеләр эшлим, ди.
Байларның байлыгы, ярлының ризыгы,
Һәркайсы мин бәхетле, ди.

Ә минем бәхетем гаиләдә:
Иремдә, улымда, кызымда.
Аларның үтәсе тормышы
Һәрчак минем уемда!

Әнием, әтием янымда,
Апаем, туганым кырыйда.
Бәхетем аларда, язмышым Ходайда
Ташламагыз мине беркайда!

Нәрсә соң ул бәхет?
Һәркем аны үзенчә белә.
Ходайга рәхмәтле булганның
Бәхете янынды, үзендә була!

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев