Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Нәни Маэмай

Кызларым кебек балачагымда хыялларга чумып шигырьләр иҗат итә башлаган идем, инде менә бүгенге көнгә кадәр каләмемне кулдан төшергәнем дә юк.

Мин Галимуллина Тәнзилә Шамил кызы — Казан шәһәре Совет районы 143 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Шуның өстенә әле мин өч кызның әнисе дә. Кызларым кебек балачагымда хыялларга чумып шигырьләр иҗат итә башлаган идем, инде менә бүгенге көнгә кадәр каләмемне кулдан төшергәнем дә юк. Шул язган шигырьләрем аша мин тормышка никадәр гашыйк булуымны аңлатам.

Кызларым тугач, иҗади тормышым тагын да киңәйде, матурайды. Күпчелек шигырьләрем хәзер балалар өчен дә языла. Тумышыбыз белән балачактан булсак та, без еш кына шул серле, күңелле дөнья барлыгын онытабыз. Балалар дөньясы күпкә кызыклы, бай, эчтәлекле минемчә. Бала күңеленнән дә нечкәрәк, чистарак тагын ни бар? 
Бүгенге көндә мин «Яңа исем» проекты белән иҗатка чумып яшим. Остазыбыз Галимҗан абый Гыйлманов биргән төрледән-төрле темаларга матур иҗат жимешләре туып тора. Шул җимешнең берсен сезгә дә җибәрәсем килде.

Нәни Маэмай

Яшәгән ди, булган ди
Кечкенә көчек җирдә...
Әйдә шул көчек турында
Әкият тыңлыйк бергә.
...Исеме аның Маэмай,
Туганына тик бер ай.
Әти — әнисе өчен ул
Тиктормас һәм шук малай.
Кабатлап кына торганнар:
«Улым, ярамый алай!»
«Ярамыйга карамый!» — дип,
Беркөн ачык капкадан
Чыгып киткән дә Маэмай,
Кире өйгә кайтмаган.
Әтисе белән әнисе
Елаганнар төн буе.
Шаян Маэмайның гына
Башкада булган уе.
Капкадан чыгып китүгә,
Гаҗәпкә калган көчек:
— Әллә ниләр бар бит монда
Кара син, кызык ничек!
Чабып киткән урам буйлап,
Карамый як-ягына.
Бара торгач, килеп кергән
Бер кызның кочагына.
И, яраткан аны кызчык,
Борын очыннан үпкән:
— Мондый нәни көчеккә мин
Кызыга идем күптән!
Минем дустым буласыңмы?
Уйнарбыз икәү бергә.
Кочаклап кына йоклармын
Рәнҗетмәм сине бер дә.
— Ярый соң, — дигән Маэмай,-
Исемеңне дә әйтсәң.
— Җәйге, җылы яңгыр кебек,
Исемем була — Ләйсән.
Нәни дустын күтәргән дә
Ләйсән өйгә атлаган.
Ләкин кызның бу гамәлен
Әтисе яратмаган:
— Бүген ярый калсын инде,
Урамда кич, караңгы.
Әмма иртәгә бу этне
Озатып куй, кара аны!
Дүрт аяклы дустын Ләйсән
Кабат кочып алган да,
Болай дигән: «Үпкәләмә,
Калдыра алмыйм янда.
Әти белән әниемнең
Мин тыңлаучан кызлары.
Кечкенә әле үзем дә,
Биш яшь кенә нибары.
Сине дә әти-әниең
Көтәдер өйләрендә.
Алар балаларын саклый
Һәрвакыт йөрәгендә.»
Бу сүзләрдән соң Маэмай
Искә алган гаиләсен:
— Әйе, Ләйсән, көтәләрдер,
Син бик дөрес әйтәсең.
Иртәгә үк озат мине
Әткәм, әнкәм янына.
Алардан башка мин ятим,
Мин әле бала гына.
Шулай итеп иртәгесен
Маэмай өенә кайткан.
Әтисе белән әнисе
Аны кочып яраткан.
Тыңлаучан булып үсәргә
Сүз биргән нәни көчек.
Әкиятемнең ахыры
Ошадымы, я, ничек?

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев