Начар шаянлык
Мондый усал шаяруларны башка гомеремдә дә кабатламадым...
«Самурай кебек көчле, кыю йөрәкле буласың киләме? Килсә, аларның милли ризыкларын — марзәкне кабып кара! Шулчак сез бөек, мәгърур һәм абруйлы адәмгә әверәләчәксез. Ашыгыгыз, товар чикләнгән!» — дигән ялкынлы рекламаны мин телевизордан күрдем. Әлеге реклама минем игътибарымны җәлеп итте. Үземне гайрәтле самурай сыман хис итәсем килде. Алар кебек кыю булганчы, аны сатып алырга кирәк, ә акчаны әнидән сорарга туры килә бит.
– Әни, зинһар өчен, әйдә самурайлар ашый торган марзәкне сатып алыйк әле! — дип үтендем мин.
Әни җиңел генә ризалашмады, хәтта шарт куйды:
– Әгәр япон халкының гореф-гадәтләрен һәм тарихын өйрәнеп сөйләсәң, марзәкне сатып алырбыз, — диде ул.
– Карап тор, бер атнадан мине япон белән бутый күрмә! — дидем мин, шатланудан уйлап та тормыйча.
Киләсе атна күп китаплар укып узды. Күзләрем кысык булса, японнар мине үз милләттәше итеп санар иде, дип уйлап куйдым. Европеоидлар, гадәттә, Азияда яши торган халыкларны аера белми. Аларның барысының йөзләре бер кебек тоела. Кая инде, үзебезнең бурятыбызны кореец белән бутый алабыз. Ә мин азиатның милләте нинди икәнлеген ачыкларга өйрәндем. Менә бу ичмасам сәләт, дип мин үземә сокландым.
Атна ахыры да килеп җитте. Әни Япония турында «имтихан» уздырырга булды. Дөресен әйткәндә, тапшыра алмадым мин аны. Ә бер атна буе нәрсә эшләдем соң мин? Мактанып сөйли алам: самурайларның очлы һәм озын кылычлары — катаналар белән оста сугыш хәрәкәтләре ясавына карап хәйран калдым. Куркусыз самурайларның ташны кисәрдәй үткен катаналарын уйнатуы йөрәгемне өркетеп, җанны гасабилады.
– Мин кушканны өйрәнмәгәнсең, улым.
– Эх, әни, әгәр мин марзәкне ашаган булсам, мин укуда игътибарлырак булыр идем, үземә ышанычым һәм көчем артыр иде, — дип, әнигә марзәкне алдыртырга тырыштым.
– Наил, бу бит милли ризык түгел, ә допинг булып чыга... Ә минем баламның сәламәтлеген агулыйсым килми.
Әнигә марзәкнең уйлап чыгарылган сыйфатлары турында әйткәнемә мең тапкыр үкендем. Берәр сәгатьләп үткәч кенә мин аны күндерә алдым.
Һәм менә, ниһаять, бу көн дә килеп җитте! Без әни белән милли ризыклар ярминкәсенә килдек. Карт кына кысык күзле сатучының киштәсендә ап-ак, энҗе шарчыгыннан зуррак, баллы һәм татлы, мин теләгән марзәк шарын күргәч, мин таң калдым. Сез хәзер аңлагансыздыр инде, нинди дәрәҗәдә марзәкнең тәмен татып карыйсым килгәнен.
– Әни, кара — кара, марзәк саталар! — дип, шатланып мин ризыкка ишарәләдем.
– Чынлап та, бу бит син мәдхия укыган марзәк. Кара әле, ничек бүген безгә уңыш елмайды.
Әнидә булган бар акчаны җәлләмичә, ят ризыкны сатып алдык.
– Марзәкне шактый еллар сатып, бер юлы ун данәдән күбрәк алган кеше күргән юк иде, — дип, елмаеп шаккаты сатучы. — Ашларыгыз тәмле булсын, тагын килегез.
Нинди тагын аш, аның бит марзәккә бернинди дә кагылышы юк. Бу бит тәмләп кенә суырып, чәй эчкәндә каба торган тәмлүшкә булырга тиеш. Ни өчен кешеләр ул сатучыдан беркайчан да ун марзәктән күбрәк алмаганнар микән? Әллә марзәге аз булганмы, яки алучыларның акчасы җитмәгәнме? Бәлки ул аларга караңгы чырай күрсәткәндер? — дигән уйлар башымны юл буе бимазалап кайтты.
Өйгә кайткач, мин тизрәк пакетны ертып ачтым. Авыз итеп караганчы, башта бәхет шарчыгына сокланып карадым. Минем гаҗәбемә, кулыма марзәкне алгач, аннан бернинди дә бәхет исе килеп тормады. Әллә бәхет исе шундый әче буламы? Ә кулым, үз тормышын алып баргандай, акбур сыман ак төскә керде.
Бу шарчыкның исе дә шәптән түгел, җисеменә дә тотынсаң буялып кала. Бәлки бу ризык ашарга яраксыздыр да... Нәрсә мин монда бәби сыман икеләнеп торам? Әгәр ашаячакман дигән булсам, ашыйм инде. Кирегә юл юк. Кәнфитне капкандай, марзәкне дә бөтен килеш авызыма каптым... Авызга җирәнгеч тәм керде. Еланның агуын каптым мени, дигән уйларым белән урнага чаптым. Аннан соң нәрсә булганын сөйләп тормыйм...
...Шушыннан соң кылган шуклыкларым, юк, этлекләрем өчен, бик күп еллардан соң да, бүгенгедәй оялып, үкенеп куям...
Энекәш уеннан өйгә кергәч, мин аңа бер кызыклы тәкъдим әйттем:
– Рәмзил, әгәр син менә бу кәнфитне ашап бетерсәң, мин бер атнага синең хезмәтчең булырмын.
– Хмм... Бервакытта гаҗәп һәм кызыктырырлык тәкъдим бу. Ярый, мин риза, китер кәнфитеңне.
Мин Рәмзилгә марзәкне суздым, ул аңа карап торды һәм сак кына алды.
– Бигрәк сәер кәнфитең, фантигы да юк. Карап торышка кәнфиткә бөтенләй охшамаган. Фуу, исе дә тәмсез. Юк, ашамыйм.
– Ул шундый тәмле, энекәш. Гомереңдә дә андый баллы ризык ашаганың юктыр әле. Бер атна буе ни теләсәң шуны үтәрмен.
– Әгәр үз сүзеңдә торсаң, бер кабуым белән йотып бетерәм, — диде Рәмзил.
Аның күзләре ут кебек яна, ул марзәкне ашап бетерергә ниятләнгән иде. Әгәр бер атнага мин аның хезмәтчесе булсам, ул миннән бөтен үпкәләренә үч алачак, ә мондый азак миңа бөтенләй ошамый. Әгәр Рәмзил марзәкне ашап бетерсә дә, мин барыбер хезмәтче булмас өчен хәйлә уйлап табачакмын. Я ике тешләүдә ашап йоттың дип әйтәчәкмен, я бәләкәй кәнфит эләкте дип, зурракны кабарга кушачакмын.
– Әйдә инде, аша тизрәк!
Рәмзил миңа елмаеп куйды да, ашарга тотынды. Башта энемнең йөзе көләч иде. Ә марзәкне чәйнәргә тотынгач, аның чырае сытыла, җыерыла башлады. Манный боткасын ашаганда да, ул бу кадәр интекми иде. Энекәшнең газаплануын күргәч, мин иң зәһәр шайтан сыман, кычкырып көлеп җибәрдем. Рәмзил, марзәкнең ачы тәменә түзә алмыйча, тыныч кына, күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә, елап җибәрде. Ә мин, оятсыз ишәк сыман, күздән яшь чыкканчы кеткелдәдем. Нәтиҗәдә, Рәмзил көч-хәл белән тәки бер марзәкне ашап бетерде һәм елмаеп җибәрде. Аның елмаюы күзне чагылдырырлык якты һәм шатлыгы елмаюына төрелгән иде.
– Булды, мин синең биремеңне үтәдем. Хәзер син үз сүзеңдә торырга тиеш, — дип, кинәнде Рәмзил.
Ә мин Рәмзил марзәкне ашаганда ук, аның сүзләренә бер кырыс җавап уйлап тапкан идем инде:
– Юуук. Син аны йөзеңне сытмыйча ашарга тиеш идең.
– Син бит бу биремне биргәндә, йөзне сытарга ярамый дигән сүз әйтмәдең, — диде Рәмзил, шыңшып.
– Ә сиңа үзеңә сорарга иде, — дидем дә, канәгать килеш мин кухнядан чыгып киттем.
Энем күпме үзенекен тукыса да, мин барыбер аның сүзенә колак салмадым.
Ашалмаган ризыкны каядыр куярга кирәк иде. Шуңа күрә, без, аны авылга, әбиләрнең тавыкларына алып кайтырга сөйләштек..
Әби-бабайга кайтканда ук, мин мәкерле планнар корып кайттым, ә үземә алар кызыклы булып тоелды. Авылда безне сөенеп каршы алдылар. Беркавым, үземнең кыласы гөнаһымда шикләнеп алдым. Кызганычыма каршы, яманлык өскә чыкты. Әбинең тәмле токмачлы ашын ашаганнан соң, мин үземнең котылгысыз хатамны ясадым да. Бабай тыныч, тәмләп кенә, чәкчәк һәм өчпочмак белән чәй эчеп утырды. Күңеле чиста иде. Күренеп тора, ул безнең кайтуыбызны көтеп торган.
– Улым, Наил, әйдә бергәләп чәй эчик! — диде мөлаем генә бабай.
Ә явыз марзәк минем кесәмдә иде.
– Әйдә, мин каршы түгел.
Бабай торды, үзе ясаган мәтрүшкәле чәен миңа салып бирде. Шул чәй, яхшы мәгънәдә, минем башымны әйләндереп алды. Аның хуш исе сихерләткән сыман. Сине өстәл яныннан, ямьле болынга җибәргән кебек булды. Ә болында син ваемсыз гына матур-матур чәчәкләр җыясың. Иң гүзәлләреннән син такыя ясыйсың. Үзеңне кыр патшасы сыман хис итәсең. Бөтен тирә-юньнең үсемлекләре — синең биләмәләрең. Ә затлы кояш, синең матуркаең сыман, хәйләкәр үзенә чакыра...
– Улым, чәең суынып бетә бит инде, — дип, хыялларымнан бүлдерде мине бабай. Салмак кына, кесәмнән марзәкне чыгардым.
– Бабай, карәле, нинди тәмле кәнфит мин сиңа шәһәрдән алып кайттым, — дип, гөнаһлы марзәкне бабайга бирдем. Көләргә әзерләндем.
Бабай ул «кәнфитне» фотога төшереп алды. Хәтта «Туганнар» группасына шул фотаны җибәрде: «Яраткан оныгымның кечкенә, ләкин эчкерсез бүләге», — дип язып куйды. Мин бабайның «кәнфит» ашавын зарыгып көтеп тордым.
Кәнфитне ашар алдыннан, бабай «Бисмилләһ» дип, аны авызына капты. Ә мин, соңгы чегән сыман, ыржаеп карап тордым. Гаҗәпкә, бабай йөзен чытмады да. Ул туп-туры минем күзләремә карап торды. Карашы аның җан үзәгенә үтәрлек иде. Шул караш минем елмаюымны, бозгыч белән бетергән сыман, юкка чыгарды. Бабай минем кырыс планымны абайлап алган. Марзәкне ашап бетергәнче бабай миңа гына карады һәм бер тапкыр да күзен йоммады. Аның салкын карашы, мине моңарчы кылган гөнаһларым әсирлегенә җибәргәндәй итте. Тәнемә каз тиресе чыкты. Ә бабай марзәкне ашыкмыйча гына чәйнәде. Аның карашы тагын да тирәнәя барды. Мин оялудан үземне кая куярга белмәдем. Шул мизгелдә минем бер генә теләгем бар иде: әгәр шул туң караш икенче якка караса иде, мин инде беркайчан да, беркемгә дә әшәкелек эшләмәс идем...
Мондый усал шаяруларны башка гомеремдә дә кабатламадым.
Айзат Гайнетдинов, Чаллы шәһәре, 2 нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев