Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Моңсу күңел

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әхмәдиева Камилә шигырьләре.

Моңсу күңел

Жәйне көтә күңел, көзләр житсә,
Кышны көтә күңел жәйләрен,
Нәрсә житми сиңа, газиз күңел?
Нигә шундый моңсу күзләрең?

Әллә инде керсез күңелемне,
Рәнжеттеләр комсыз йөрәкләр?
Әллә инде тонык булып чыкты
Балкып торган милли бизәкләр?

Шатлыкларны күрми газиз күңел,
Күзләр төшә бары моңсуга.
Андый чакта йолдызларга карый
Түзә алмый йөрәк борчуга.

Чиксез күккә карап тынычлана
Сагышларга тулган йөрәгем,
Түземлеге беткәч тоныклана
Авырлыклар күргән күзләрем.

Тәкъдир
 
Көзләр алып килә сагыш, диләр,
Ышанмыймын мондый сүзләргә,
Көзләр алып килә шатлыкны да,
Нур таратып моңсу күзләргә.

Һәр кешенең үз тормышы була,
Бәхетлеләр була, һичшиксез,
Кайгы баскан кешеләр дә шактый,
Шуңа моңсу алар, беләмсез.


Бәйләнмәгән бәхет дигән әйбер,
Ел фасылы килү жебенә,
Тик бәйләнгән бәхет дигән әйбер
Һәр кешенең үз тәкъдиренә. 


Әхмәдиева Камилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!! Дәвамын көтәбез!