Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәк­тәп ки­тап­ха­нә­сен­дә

Бер­көн­не Шә­вә­ли мәк­тәп­нең тә­рә­зә тө­бен­дә утыр­ган­да, укы­ту­чы апа аны кү­реп алып, ди­рек­тор­га алып ке­реп кит­кән. Шә­вә­ли­гә шәп эләк­кән.

Баш­та укы­ту­чы апа, ан­на­ры ди­рек­тор ачу­лан­ган, ди. Ни өчен, ди­сез­ме? Баш­лан­гыч сый­ныф кыз­ла­рын ела­тып йөр­гә­не өчен. 

Ме­нә дә­рес­ләр дә үтеп кит­кән һәм Шә­вә­ли кай­тыр­га әзер­лән­гән, лә­кин җи­ңел ге­нә кай­тып ки­тә ал­ма­ган ул.  Ки­тап­ха­нә­че апа аны үзе­нә ча­кыр­тып, ки­тап­лар те­зәр­гә куш­кан. Ан­на­ры та­гын ки­тап­лар бир­гән, ин­де хә­зер сый­ныф­лап те­зәр­гә куш­кан. Шә­вә­ли са­ный бел­мә­гән һәм ни­чек те­зә ал­ган, шу­лай тез­гән. Ки­нәт ку­лын­нан бер ки­тап тө­шеп кит­кән, Шә­вә­ли алам дип, аңа ку­лын су­зуы бул­ган, нин­ди­дер мог­җи­за бу­лып, шул ки­тап эче­нә ке­реп кит­кән. Ул нин­ди­дер сер­ле дөнь­я­га эләк­кән. Ки­нәт аның кар­шы­на су пат­ша­сы ки­леп чык­кан. Су пат­ша­сы аны үзе­нең пат­ша­лы­гы­на алып кер­гән. Ан­да Шә­вә­ли нин­ди ге­нә ба­лык­лар күр­мә­гән, рус әки­я­тен­нән Ру­са­лоч­ка­ны да, та­тар әки­я­тен­нән Су ана­сын да. Шун­нан ул хай­ван­нар иле­нә юнәл­гән. Ул жи­раф­лар­ны һәм зеб­ра­лар­ны ашат­кан.

...Ә ки­тап­ха­нә­че Шә­вә­ли­нең хә­рә­кәт­сез яту­ын кү­реп, бик нык ку­рык­кан. Тиз ге­нә сый­ныф җи­тәк­че­сен ча­кырт­кан. Ә сый­ныф җи­тәк­че­се «А­шы­гыч яр­дәм»­гә шал­ты­рат­кан. Бу та­выш­ка Шә­вә­ли уя­нып кит­кән. Уян­са, ки­тап­ха­нә­дә ки­тап­лар өс­тен­дә ята икән. Сый­ныф җи­тәк­че­се дә, ки­тап­ха­нә­че дә Шә­вә­ли­нең күз ачу­ы­на бик нык сө­ен­гән­нәр. Шә­вә­ли үзе бе­лән бул­ган хәл­ләр­дән соң ты­ры­шып  укый баш­ла­ган, тәр­ти­бен дә уңай як­ка үз­гәрт­кән.

Балык бистәсе районы Күгәрчен авылыннын Али­нә Ши­ри­яз­да­но­ва, 6нчы сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев