Минем өчен дә яшәгез!
Бар да син уйлаганча гына килеп чыкмый шул...
Студентлар тулай торагы алдында кызып-кызып яшьләр ни турындадыр сөйләшәләр. Нәрсәдәндер кызык табып көлешәләр, бәхәсләшәләр, фикерләшәләр, планнар коралар.
Марат та үзенең уй-кичерешләре турында белдерә. Тиздән армия сафларына китәчәген әйтә. Кемдер бармаска үгетли, кемдер хуплап куя, кемдер авыр сулый. Дөньяларның да тыныч булмавы тәэсир итә торгандыр. Шулчак Марат үзенең куркыныч төш күрүен сөйли. Ниндидер тирән базга сумала тутырылган. Ул шунда төшеп баткан, чыга алмый. Ләкин бик тирәндә ниндидер яшеллек, нурлар сибелә. Берәү дә төшне начарга юрамый. Догасын укып ятмагандыр яки күп итеп ашап йокларга яткандыр, диләр.
Көннәр үтә тора. Студентлар уңышлы гына имтиханнарын тапшыралар. Озакламый Маратка чакыру кәгазе килә. Әтисе дә авыру. «Әллә берәр сәбәп табыйм микән?» – дип тә уйлый ул. Ләкин ир-егет алдындагы бурычны үтәү – изге гамәл икәнен күңеленнән чыгармый.
Марат армиягә китә. Ике арада телефон аша сөйләшүләр еш була. Ул бервакытта да әтисенә зарланмый. Әтисе аны өмет белән тизрәк әйләнеп кайтуын көтә. Чөнки ул аның бердәнбер юанычы, тормышының асылы.
Берничә ай хезмәт иткәннән соң Марат армия командованиесе белән хәрби контракт төзи. Барысын да ал төсләр белән генә хәбәр итә ул. Озак та үтми, N нчы хәрби часть составында Украинада махсус хәрби операциядә катнаша.
Ләкин бар да син уйлаганча гына килеп чыкмый шул. Операция барышында Марат батырларча һәлак була. Әле яшәргә дә яшәргә тиеш булган, кызлар сөяргә дә өлгермәгән, яшь, таза, чибәр егет югалды. Ләкин ул онытылмас!
Марат үзенең чын ир-егет, Ватанга, гаиләсенә тугры икәнен раслап безнең арадан китте. Аның батырлыгы мәңгелек! Ул – чын патриот иде. Ул үз-үзен аямады, үзен корбан итте, иң кыйммәтле байлыгын – яшь гомере белән түләде, иптәшләрен саклап калды. Дуслары аны бик сагыналар.
Әтисе дә бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, сыгылып төшмәде. Марат тугач, җир йөзендәге иң бәхетле кеше була. Улын акыллы, көчле, гадел кеше итеп тәрбияли. Мараты өчен горурлана. Чөнки улы иле, гаиләсе, якыннары өчен үзен корбан итте. Әлбәттә, ул һәркемнең күңелендә җитди, максатчан булып сакланачак.
...Менә аның күргән төше чынга аша. Кара чокырдан чыга алмады бит. Монысы – үлеме. Ә яшеллек һәм нурлар – Маратның үлемсезлеге. Ул үлмәде, Ул – исән! Ул безнең күңелләрдә яши! Фотосыннан нур чәчеп, «Минем өчен дә яшәгез, сөегез, сөелегез!» дигән кебек елмаеп карый ул безгә!
Миргалимова Зәлия, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев