Минем киләчәктәге һөнәрем
Минем киләчәктә янгын сүндерүче буласым килә.
Һәрберебез кечкенәдән киләчәк һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Минем киләчәктә янгын сүндерүче буласым килә. Бу һөнәр минем кечкенәдән үк күңелемә якын.
Янгын сүндерүче бик борынгы һәм бүтән һөнәрләргә охшамаган. Элек авылларда каланчалар булган. Аның янында су мичкәсе куелган арба яки чана торган. Каравылчы көнен дә, төнен дә сакта торган. Аннары әкренләп атларны машиналар, тракторлар алмаштырган. Янгын сүндерүчеләр дә әзерлекле, укыган, белемле кешеләргә әйләнгән. Алар әле физик яктан көчле, җитез, батыр да булырга тиеш, чөнки еш кына тотрыксыз шартларда, көтелмәгән хәлләрдә эшлиләр. Алар махсус саклану киемнәреннән булырга, яңа технологияле җиһазлар белән эш итәргә тиешләр. Кешеләрнең тормышлары, йорт-җирләренең саклануы күп очракта аларга да бәйле.
Бу профессия җир йөзендә иң куркыныч булып санала. Ник минем янгын сүндерүче буласым килә соң? Җиңел юлны сайлыйсым килми, кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк файда китерәсем килә.
Иминов Сәит, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев