Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем яраткан һөнәрем

Киләчәктә мин кешеләргә булышырга телим, шуңа күрә мин бу һөнәрне сайларга уйлыйм.

Балалар бакчасына йөргәндә үк мин үземне төрле һөнәрләр иясе итеп күрә идем. Иң беренче булып минем рәссам, кием дизайнеры буласым килде, чөнки мин рәсемнәр ясарга яратам.

Аларны әниемә, дәү әниемә, әбиемә, кечкенә сеңлемә бүләк итәм. Алар моңа бик сөенәләр.
Ә хәзер минем теш табибы буласым килә, чөнки бу һөнәр миңа бик ошый. Тирә-якта матур тешле кешеләрнең күп булуын телим. Тешләре матур кешеләр генә һәрвакыт елмаялар, яннарындагы кешеләргә дә күтәренке кәеф тудыралар.

Киләчәктә мин кешеләргә булышырга телим, шуңа күрә мин бу һөнәрне сайларга уйлыйм. Минем хыялым чынга ашар дип өметләнәм. Мин кешеләргә шатлык өләшергә, аларның йөзләрендә бәхетле елмаюлар күрергә хыялланам. Хыялыма таба кечкенә, ләкин ныклы адымнар белән атлап барам. Хәзер моның өчен тырышып укырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Мин тырышачакмын!

Фәрзекаева Дилбәр, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев