Көмеш кыңгырау

Мин зур үскәч кем булырмын икән?

Алдымда – ак кәгазь, күңелдә өермә, Хәрефләр артыннан хәрефләр йөгерә…

Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге лицей-интернаты укучыларының «Алдымда ак кәгазь...» бәйгесенә юллаган шигъри күчтәнәче

 

Алдымда ак кәгазь

Алдымда – ак кәгазь, күңелдә өермә,

Ак кәгазь битенә хисләрем түгелә...

 

Хәрефләр артыннан хәрефләр йөгерә,

Сүзгә сүз бәйләнеп, җөмләләр төзелә.

 

Җөмләдә Сүз көчле, урынына урнашса,

Уй, фикер бер-берсен, куәтләп тоташса.

 

Тирәмдә минем гел ак-кара көрәшә:

Тилмергән җаннарга җылылык өләшә.

 

Ялганчы азганда – хакыйкать янәшә,

Явызлар күңелендә ...мәрхәмәт эндәшә.

 

Тормыш бит көрәштән, ярыштан, ләбаса.

Яшәүнең кадерен һәр инсан аңласа.

Рузалия Шакирова, Г.Акыш исемендәге 84нче лицейның татар теле укытучысы

 

Кешене өмет ташламасын

Абынабыз, егылабыз...

Дөнья булгач, бар да була.

Тик онытмыйк: өмет булса,

Егылгач та торып була.

 

Алга кара, тураеп бас.

Көчең җыеп, торып бас.

Сүнмәс өмет җанда булса,

Төн карасын җиңеп була.

 

Йөрәгемдә утлар чайкалмасын,

Күпме генә юллар үтсәм дә.

Инсаннарны өмет ташламасын,

Ниләр генә булып үтсә дә.

 

Кар яуса да, яз булса да,

Өмет, хыял булсын күңелдә.

Язмыш кына аермасын

Булыйк барыбыз бергә!

                          Алинә Баһавиева

 

Көз җыена инде кышка

Менә килде яңгырлар,

Очып та китте казлар.

Төрле-төрле агачлардан

Коела алтын яфраклар.

 

Кеше җылырак киенә,

Көннәр суыта бара.

Барсы әзер бер хәбәргә —

Тиздән инде кар ява!

                  Илшат Миннәхмәтов

 

Әбиемнең тәмле сүзе

Таныш кызлар хыяллана

Ресторанга барырга.

Кара икра, деликатес

Күңелне ымсындыра.

Ә мин кайтам авылыма –

Әбием кочагына.

Читтә торсын рестораннар,

Кирәкме пычагыма?!

Мәтрүшкәле серле чәе,

Баланлы бәлешләре...

Сихри рәхәтлекләр бирә

«Балам» дигән сүзләре.

Тәгәрәткән бәрәңгенең

Пешкән исе учакта.

Әбиемнең тәмле сүзе

Балдан татлы кайчакта.

Тормыш башы авылларда,

Әби-бабай янында.

Ашыгыгыз күрешергә

Алар исән чагында,

Алар көткән чагында!

 

Кешеләр дуслык белән көчле

...Борын-борын заманнарда,

Зәңгәр таулар артында

Бер авылда булган бу хәл,

Сүзем дуслык турында.

Авыл халкы ашлык урган,

Ауга урманга йөргән,

Судан балык чүпләгән,

Рәхәт итеп көн күргән.

Бер малай булган авылда,

Шундый шук булган малай.

Таяк тотып каз тукмаган,

Куркып тормаган алай.

Ә беркөнне бу малай

Иртән киткән, ди, ауга.

Ике-өч көн үтеп киткән,

Кайтмаган, ди, алай да.

– Гадәти хәл, – дигән берсе,

– Юлбарыска юлыккан, –

Дип кычкырган икенчесе.

Әни кеше курыккан.

– Без эзләргә киттек, – дигән

Шул чагында дуслары.

Авыл халкы торып баскан,

Нык аларның уйлары.

Өч көн үткән, өч төн үткән,

Тапканнар бит малайны.

Ул, чукынчык, адашкан да

Юлбарысны кыйнап ташлап,

Утырган, ди, масаеп.

Йөгереп килгән дус малайлар,

Әти-әнисе көлгән.

Дуслык белән көчле кеше,

Дуслыгы белән бердәм.

                   Алия Нуриева

 

Туган ягым – Татарстан

Мин яратам сине, туган ягым!

Чулман, Идел һәм киң урманнарым.

Җәлил горурланган шәһри Казаным,

Тукай телле матур Татарстаным.

 

Нәни чактан хәтерлимен

Милли гореф-гадәтләрен.

Сабан туен, Корбан, Уразасын –

Җыр-моңнарын, татар көйләрен.

 

Ак яулыклы әби, түбәтәйле бабай –

Шундый матур милләтебез һәм бай.

Горурланам, бик яратам сине, Ватан.

Туган җирем, туган ягым минем Татарстан!

                                      Халид Шакиров

 

Яз елыймы, көләме?

Яз елыймы яки көлә –

Аңламыйм мин берни дә...

Шушы матур вакытта

Төрле хис уйга килә.

 

Көн кояшлы, матур булса,

Урамда да җылытса,

Ямьле язгы көннәр кебек,

Күңелне шатлык коча...

 

Әгәр урамда суытса,

Кояшны болыт күмсә,

Елыйсылар килә шунда,

Язның кәефе китсә...

 

Өмет яшәтә кешене:

Тиздән көннәр ачылыр,

Ташуларны агызыр.

Чылтырап аккан сулар белән,

Китәр барлык моңсулык.

                Ралинә Гатина

 

Бәхет җимеше

Мин зур үскәч кем булырмын икән?

Табиб микән, әллә тегүче?

Кәнфит таратучы, сатучымы?

Бәхет йортларымы төзүче?

 

Мал табибы булыйм микән әллә,

Песиләргә укол кадаучы.

Бер бакчачы булыйм микән әллә,

Шау чәчәкле бакча караучы.

 

Әллә инде агроном булыйммы?

Бодай бөртекләрен санарга.

Кин кырларда үскән игеннәргә кушылып,

Яланаяк чыктан чабарга.

 

Кем булыйм соң?.. Әллә хисапчымы?

Акчаны соң кемнәр яратмый…

Кайда гына ятса да ул кәгазь,

Үз төсен бит бер дә югалтмый.

 

Икмәк пешеримме табаларда?

Түм-түгәрәк итеп, кайнарны.

Күңел жылым биреп пешергәнне

Алучылары соң аңлармы?..

 

Әллә укытучы булыйм микән?

Яраткан апам истәлегенә…

Һәр сентябрь саен яшәрермен,

Чәчәкләрнең исереп исенә.

 

Әни, әйтче инде, кем булыйм соң?

Нишләп сайлап булмый берсен дә?

Әйтеп куйды әнием, акрын гына:

«Ул Ходайдан, кызым, бирелә.

 

Һөнәр белән син үсәргә тиеш,

Син яшәргә тиеш бер булып.

Шул вакытта күңелең өзеп бирер

Оҗмах агачыннан бер җимеш».

                    Эльвина Нуриева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: