Мин аны эзләп таптым...
Югалган һәм табылган дус турында хатирә.
Әкрен генә атлап мәктәптән кайтып барам. Көн матур, салмак кына кар ява. Шулвакыт каршыма бер көчек йөгереп чыкты. Шундый матур. Озак та үтмәде, аны бер кечкенә малай күтәреп алды да кирегә чапты. Бу күренеш миңа берничә ел элек булган бер вакыйганы искә төшерде. Дежавю диләрме әле...
Көзге матур көн, минем туган көнем иде. Иртән йокыдан торып, тиз-тиз генә капкалап алдым да мәктәпкә ашыктым. Шәп көн иде бу: яхшы билгеләр алдым, дусларымнан котлаулар кабул иттем, кыскасы, мәктәптән бик яхшы кәеф белән кайттым.
Өйгә кайтып, өсләремне генә алыштырган идем, ишек шакыдылар. Чыксам, башлангыч сыйныфта укучы кызлар басып торалар, берсенең кулында көчек.
– Синең этме бу, Рәнис?
– Юк, – дидем мин.
– Ул сезнең капкадан чыкты, – диләр.
Мин аптырап калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем, ә кызлар тиз генә борылдылар да чыгып киттеләр. Минем күңелгә әллә нәрсә булды, ниндидер җылылык үтте. Күз алдымнан теге эт баласы китмәде. Төсе юлбарысныкы кебек, юллы-юллы көрән, сары, кара иде. Миңа шундый матур итеп карап торды.
Кич җитте, әниләр минем туган көн хөрмәтенә табын әзерләделәр, кунаклар килде. Бәйрәм матур гына бара иде, мин әти белән әнинең нәрсәгәдер борчылганнарын һәм миңа нәрсәдер әйтергә теләгәннәрен сиздем. Шулвакыт әти, уңайсызланып, туган көнемә бүләккә дип эт баласы алып кайтуларын, ә эт баласының каядыр чыгып качуын әйтте. Мин әллә нишләп киттем. Теге кызлар алып кергән эт баласы шул булган бит инде! Мин тиз генә сикереп тордым да урамга чыгып чаптым.
Урамда караңгы төшкән иде инде. Баганалардан төшкән электр утлары якытсында гына кечкенә эт баласын табу мөмкин булмаячак. Башымнан әллә нинди уйлар үтте. Эт баласы өчен бик тә борчылдым. Шулчак бездән ерак булмаган мәдәният йорты артындагы мәйданчыкта балалар тавышы ишетелде. Мин тиз генә шунда чаптым. Бәхетемә, теге кызлар эт баласы белән уйнап, әле дә өйләренә кайтмаганнар иде. Мин аларга үзем белән булган хәлне аңлатып бирдем. Эт баласы бик арыган иде, мин аны кулыма күтәреп, кызларга рәхмәт әйтеп кайтып киттем.
Менә хәзер инде ул этем зур булды һәм минем иң якын дустыма әйләнде.
Рәмис Гарипов, Арча районы, Наласа мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев