Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин әнигә булышам

Актаныш районы Богады мәктәбе укучылары яза.

Ниһаять уку атнасы тәмамланды. Җәйге яллардан соң укуга кереп китү авыр... Шуңа күрә ял көннәрен мин бик көтеп алам. Мин соң гына йокыдан торам, без әнием белән бергәләп өй җыештырабыз, берәр камыр ризыгы ясыйбыз: өчпочмак яисә бәлеш. Әнием әнә шулай мине эшкә өйрәтә, “Зур үскәч кирәге чыгар”-ди. Бергә эшләгәч, эш тә тиз бетә, әнигә дә җиңел ярдәмчесе булгач.
Ләйсән Шулбаева.4 сыйныф укучысы.    

Мин әнигә булышырга яратам. Әнием кичке ашны әзерләгәндә бик теләп катнашам. Ул ит тураса, мин бәрәңге әрчим. Әтием малларны карап кергәч, әнием сыер сава, миңа стаканга җылы сөт салып бирә. Үзебезнең сыерның сөте куе һәм бик тәмле.
Азалия Аскарова. 4 сыйныф укучысы.

Мин ир бала булсам да, әнием аш-су әзерләгәндә аңа ярдәм итәргә тырышам. Бу ялларда без өчпочмак пешерергә уйладык. Әни башта камыр басты, аны кабарырга куйды. Камыр кабарган арада, мин бәрәңге әрчедем. Әни ит белән суган турап эчлек ясадык. Ул арада әнинең камыры да кабарып менде. Өчпочмакларны ясап, пешерергә куйдык. Өйләрне җыештырып эшләр бетүгә өчпочмаклар да матур булып кызарып пешеп чыктылар. Без җыйнаулашып чәй эчтек.
Саша Борханов, 4 сыйныф укучысы..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев