Көмеш кыңгырау

Мәһибәдәр – Ралина

Рәйсә Абдуллинаның «Хи-хи хикәя» бәйгесенә килгән шаян хикәясе.

Ралинаның авылга әбисе янына кайтасы бер дә килмәде. Ул бит инде җәйгә дуслары белән "Орленок" лагеренда күңел ачарга дип уйлап куйган иде. Анда бигрәк рәхәт диләр шул! Диңгез, кояш, менә моны ял дисәң дә була ичмасам! Җәйге каникулларын авылда сыерлар һәм әбиләр арасында үткәр инде, менә сиңа мә! 
Ләкин кызның әтисе, Мөхтәр абый, җәйге ял башлангач ук, йодрыгы белән өстәлгә "шап" итеп сукты да:
–Ралина бу җәйне Әлфия әбидә үткәрәчәк, – диде. – Аңа бакчада  булышыр, катык, сөт белән исәнлеген дә төзәтер, алайса чипсы белән коладан башка ризык та белми! Боздык баланы! Авылга кайтачак! Бетте, китте!
Ялвармады түгел, күп ялварды Ралина әти-әнисенә. Сыктап та, елап та, карады... Ләкин әтисен сүзеннән кире кайтарып булмый иде.
Беренче июнь көнне Мөхтәр абый  Ралинаның ай-ваена  карамыйча, аны Камышлы авылына кайтарып та куйды.
– Абау! Кемнәр кайткан! Мөхтәр улым, әйдә,  түргә уз, әле генә бәлеш өлгерттем. Ә бу кем? Әлһәмдүллиләһ! Сөбеханналла! Оныгым Маһибәдәр ләбаса.
– Абика! Я не Маһибадар, я Ралина вообще-то! Сколько можно повторять! – диде Ралина, ачы тавыш белән һәм каблуклары белән шак-шок басып өйгә керде.
– Әни, шәһәр ыгы-зыгысыннан бозылып бетте бала! Авылда акылга утырыр шәт, – диде Мөхтәр абый, маңгаеннан тирен сөртеп.
– Борчылма, улым. Булдырабыз аны! Менә дигән авыл кызын алып китәрсең көздә, – диде Әлфия әби серле генә елмаеп.
– Ярар, әни, рәхмәт инде сиңа! – диде дә Мөхтәр абый машинасына утырып, выжылдатып китеп тә барды.
"Кич утырып кызлар җеп эрли, Әй Гөлҗамал..." дип көйли-көйли әби өстәл әзерләде. Коймагын, балын, чәкчәген, бавырсагын, яңа гына оеткан катыгын да өстәлгә куйды.
– Кызым, әйдә, табынга уз, – диде әби, көлемсерәп.
– Абика, мне есть не хочется, не раздражай, – диде кыз, шулай да, табынга узды. Бер капты балны кыз, ике капты, аннан соң  инде мактый-мактый өстәлдәге ризыкларны ашап бетергәнен сизми дә калды. Әбисе исә, көлеп кенә күзәтеп утырды.
– Ой абика, все так вкусно, спасибо тебе, – диде кыз көчкә сулап. Аннан соң, әз генә  уйлап торгач: “Рәхмәт, әби”, – дип тә өстәде.
Бер ай үтте. Авыл әбиләре Ралинаны тиз үз иттеләр. Ул инде чиертеп татарча сөйләшә, моңлы итеп намаз  укый һәм сыер сава белә иде. Әбисе исә, "Сөбеханаллаһ, бигрәкләр дә уңган кыз икәнсең, Маһибәдәр балам ", – дигәненә: "Сиңа охшаганмын әбием”, – дия иде мөлаем елмаеп.
Ралина инде авыл кызы Маһибәдәр булды. Ул таңнан торып сыер сава, сыерны көтүгә озата, коймак пешерә дә, әбисе белән намаз кыла. Ап-ак яулыгын чөеп бәйли дә, суга бара. Ул үзе дә аңламый иде, ничек шулай тиз үзгәрде соң ул? Хәзер аңа авылда шундый рәхәт...  Бер айдан шәһәргә кайтасы исенә төшкәч, ул сулкылдап  куя иде.
Менә аерылышу көне дә җитте. Ралина, әбисен чупылдатып үпте  дә: 
– Әбием, мин сиңа әле тагын кайтырмын, – диде.
– Хуш, балам, – диде әбисе, яшьләрен сөртеп, – бигрәкләр дә итагатьле бала булдың.
Ралина сүзсез генә машинага утырды. Әтисе, көлемсерәп, кызындагы үзгәрешләрне күзәтә иде.
– Нәрсә, – диде ул, төрттереп, – "деревня" "авыл" га, "абика" "Әбием"гә әйләндемени?

Ралина дәшмәде. Менә алар фатирга җиттеләр. Ралина, һаман дәшмичә, сумкасын күтәреп подъездка керде. Аптыраган әтисе аның эзеннән китте.
– Ой, кызым вернулась! Ралина, доченька, сине комары не замучили? Бабушка хорошо кормила? Сине работать не заставляла? – дип сораулар яудырды баласын күргәч әни кеше.
– Әни, Мин Ралина түгел, мин Маһибәдәр, – диде кыз һәм бүлмәсенә таба йөгерде. Бу аның көн дәвамында беренче әйткән сүзе иде. Әти-әнисе  исә, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып калдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 май 2022 - 15:41
    Без имени
    Кызык хикәя бу :D