Көмеш кыңгырау

 Менә сиңа аулак чәй!

Атнаның шимбә көне иде. Иртә белән әтине – эшкә, апаны ярышка озаткач, әни миңа:

«Әйдә, кызым,  аулак чәй эчәбез», – дип чәй куярга кушты. Мин авырганга күрә мәктәпкә бара алмадым. Кулымда  градусник. Аны тиз генә газ белән янәшәдә торган өстәлгә куйдым да чәй куеп җибәрдем. Аннары, аз гына ятып торыйм дип, бүлмәгә кереп киттем. Әни мине күрү белән: 

– Кызым, градусникны кая куйдың? – дип сорады.  Мин, өстәлдә калдырганымны искә төшереп, аш бүлмәсенә чыктым.

Шул чагында ни булганын белсәгез иде! Термометрны кулга алуым булды –  шартлады. Андагы терекөмеш идәнгә тәгәрәде. Мин бик курыктым. Бүлмәгә йөгереп кердем дә әнине кочаклап алдым. Әни берни дә аңламый карап тора, ә мин: 
– Әни, термометр шартлады, «бабах», – дип кенә әйтә алдым. Сәбәбен һаман да аңлый алмыйм. Бәлки, газ плитәсенә якын булганга, кызулыкка түзә алмыйча шартлагандыр.

Янымда әнием булмаса, нишләгән булыр идем икән? Әни ватык термометр калдыкларын тиз генә бер савытка җыеп куйды да, тышка чыгарды:

– Әтиең кайткач, хәл итәрбез, борчылма, диде!

Менә сиңа аулак чәй!


Рамилә Гарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 5нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: