Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәрхәмәтле горилла (булган хәл)

Алты яшьлек Леван гориллалар яши торган вольерда аңын югалтып ята...

Америка. 1986 елның 31 августы. Алты яшьлек Леван гориллалар яши торган вольерда аңын югалтып ята...
...Җәйнең соңгы көне уңаеннан, Леванның әнисе, улын сөендерергә теләп, аны зоопаркка алып барырга булды. Малайның йөзе кояштай балкып китте. Күптән көтте ул бу көнне.
– Әнием, зоопаркта пингвиннарны, тәвә кошын һәм көнгерәләрне күрә алачакбыз бит, әйеме? — диде сөенеч белән Леван.
– Әйе, улым. Зоопаркта теләсә нинди хайванны очратырга була.

Ниһаять, зоопаркка килеп тә җиттеләр. Иң башта Леван суда яши торган җанварларга мавыгап карап торды. Соңрак гайрәтле бөркетне һәм башка кошларны күзәтте. Менә алар гәүдәлерәк хайваннар бүлегенә барып җиттеләр. Монда арысланны да, бүрене дә, юлбарысны да, бегемотны да, жирафны да очратырга була. Ә малайны, адәм затына охшаган, зур беләкле, әзмәвердәй көчле горилла җәлеп итте. Бу маймылларның башлыгы Джамбо иде. Леван гориллага киң итеп елмайды, ә Джамбо аңа кул болгады.

– Карагыз, карагыз, ул мине сәламли! — дип шатланды малай.
Леванның горилланың дусларын да күрәсе килде. Кем белә, бәлкем, ул алар белән дуслашып та китәр. Тирә- яктагы тамашачы да, әнисе дә сизми калды, култыксага сикерүе булды, Леван берничә метрдан егылып гориллалар мохитына эләгеп, аңын югалтты. Бу хәл күз ачып йомганчы булды. Беркадәр вакытка зоопаркта тынлык урнашты. Кешеләр котлары очып гориллалар вольерына карашларын төбәделәр. Никадәр курыксалар да, беркем дә кычкырмады, еламады, үзләренең хисләрен тышка чыгармадылар. Ап-ак төскә кергән әнисе, улына карап, катып калды.

Джамбо ашыкмыйча малай янына атлады. Бераз карап торды, әкрен генә иснәде, ипләп кенә, йокыдан уятмакчы булгандай, тотып сыйпады. Зоопаркка килүчеләр авызларын ачып, шаккатып басып тордылар. «Ах, малайны ботарлап атмаса ярар иде... Озакламый коткаручылар киләчәкләр», — дип пышылдаштылар.

Кинәт Джамбодан кечерәк горилла йөгереп малай янына омтылды. Әмма Джамбо Леван янына аны китермәде. «Кирәк түгел, килмә монда», — дигән сыман, горилланы этеп җибәрде. Кечкенәрәк гориллалар да малайны күрергә теләделер, бу юлда баш горилла: «Нәрсә, зоопаркка эләктегезмени?! Кеше күргәнегез юкмыни? Барыгыз моннан, сез аңа зыян китерә аласыз», — дигәндәй, малайны үзенең зур, кодрәтле гәүдәсе белән каплап алды. «Нәрсә кирәк соң бу ерткычка? Мескен бала нәрсә эшләде соң аңа?» — дип, кешеләр елаша башладылар.

Шул мизгелдә, Леван аңына килде. Як-ягына тиз-тиз карап алды, Джамбоның, арысланныкы сыман пычактай үткен тешләрен күреп, тетрәнеп китте. Малай кычкырып елый башлады. Ә кешеләр, киресенчә, туктап калдылар, хәтта тын алырга курыктылар. Әгәр горилланың саклану инстинкты эшләп китсә, харап була Леван. Бетте баш. Малайның әнисе һушыннан язды. Ә акыллы Джамбо малайның куркуын сизеп алган икән. Малай тынычлансын өчен, ул бөтен гориллаларны җыеп, читлекләренә кертеп урнаштырды. Шул арада коткаручылар Леванны вольердан алып чыгып, беренче ярдәм күрсәттеләр.

Сабыр Джамбоның каһарманлыгын мәңгеләштерәү йөзеннән, зоопаркка керә торган җирдә аңа бронза һәйкәл куйдылар.

Айзат Гайнетдинов, Яр Чаллы, 2 нче гимназия укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев