Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәңгелеккә калган ул...

Татарны татлы сүзле һәм сөйләмле иткән үзе...

Татарны татлы сүзле һәм
Сөйләмле иткән үзе.
Изге эшкә чакырганга,
Бар жирдә аның йөзе.

Шүрәледән дә куркыткан,
Караклыктан тыйган ул.
Барлык тормыш кагыйдәсен
Иҗатына жыйган ул.

Тәртипкә дә өндәгән ул:
Тик эшең беткәч уйна,
Изге гамәлләр генә кыл,
Яман эшкә кул куйма.

Татарның табигатен дә,
Матур сурәтли белгән.
Туган ягының байлыгын,
Бар хозурын ул күргән.

Укучының күңеленә
Шелтәсен дә салган ул,
Һәм бар(ы)сының йөрәгендә
Мәңгелеккә калган ул.

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев