Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәликәнең рәсемнәре белән рухландым

Мәликәнең иҗаты мине бик нык канатландырды. Аның белән танышкач, күңелдә рәсемнәренә карата шигырьләр туды.

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин, Закирова Әдилә, Чаллы шәһәре 41нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. Инде 7нче ел «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә бик теләп йөрим. Җитәкчебез һәм остазыбыз Вагыйзова Гөлия Наил кызы безне һәрнәрсәдә дә матурлык күрергә өйрәтә, юк кына күренешне дә эләктереп алып, аны кәгазьгә төшерү серләренә төшендерә.

Мин «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар, «Тылсымлы каләм» төбәкара бәйгеләрендә җиңүләр яулап, быел Халыкара "Глаголица" бәйгесендә дә катнаштым. Ел да татар теленнән олимпиадаларда бик теләп катнашып, призлы урыннарга лаек булам.

Шулай бер көнне Гөлия Наил кызы янына кергәч, мәктәбебезнең 5нче сыйныфында укучы, шәхси күргәзмәләр оештырган Мәликә Фәсхиева иҗатына күзем төште, ул үзенең рәсемнәрен күрсәтә иде. Мәликәнең иҗаты мине бик нык канатландырды. Аның белән танышкач, күңелдә рәсемнәренә карата шигырьләр туды. Шуларның кайберләре белән уртаклашасым килә.

Алмалар 
Алма тора өстәлдә,
Ашамый ничек түзәргә?!
Балдай татлыдыр үзе,
Гел шуңа төшә күзем.

Алмалар янып тора:
«Син мине татып кара!»
Түзми берсен ашадым,
Берсенә күз ташалдым.

Эх! Тәмле соң бу алма!
Сеңелеңнекен алма,
Дип әйткән иде әни...
Ну ашасам?! Шуннан ни?

Юк, ансына тимәдем,
Рәсем ясап җибәрдем.
Минем кебекләр сирәк,
Мактап торырга кирәк!

Аю моңайган
Бүген аю моңайган,
Кәефе югалган.
Уйнамый шаян дусты,
Киштәгә үк куйды.

Дусты аның зур үскән,
Мәктәпкә йөри икән.
Аю киштәдән генә,
Карый аңа кич, иртән.

Дусты һич тә бушамый,
Уйнарга вакыт тапмый.
Укый да укый гына, 
Ә аюы моңая...

Рәссам-йолдыз
Безнең мәктәптә
Укый Мәликә.
Кызыклы шәхес,
Белмисез әллә?

Мәликә оста 
Рәсемнәр ясый.
Тырышып укый,
Сеңлесен карый.

Күргәзмәсе дә
Булды ич аның,
Холкы бик күркәм,
Әдәпле кызның.

Телик уңышлар,
Талантлы кызга.
Юллар киң булсын
Рәссам-йолдызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Менә бит безнең талантлы Татар кызларыбыз!! Рәсем ясаучы искиткеч рәссамчы кызыбыз - Мәликә, язучы кызыбыз - Әдилә! Горурланам, шатланам сезнең өчен! Уңышлар сезгә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы девочки!!!Желаю вам дальнейших успехов!Радуйте нас новыми стихами и иллюстрациями!!!