Көмеш кыңгырау

Малайларга сугышырга ярыймы?

Без – малайлар арасында шулай бит инде. Менә әйбәт кенә сөйләшеп торасың, әллә кай арада эләгешеп китәсең дә, төрткәләшеп аласың. Юк, ул кадәр каты, авырттырырлык итеп түгел. Әмма үпкәләшергә шул да җитеп куя шул.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Малайларга сугышырга ярый микән соң ул? Балык Бистәсе Күгәрчен мәктәбе укучылары да шушы темага уйланганнар әле. Һәм кызыклы фикерләрен безнең белән дә уртаклашырга булганнар. Укыйбыз!

 

Гаеп икесендә дә!

Дуслар арасында да аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Беркөнне безнең Сәит белән Сәйдәш сугышып киткәннәр, ә гаеп аларның икесендә дә булган. Олы абыйлары араларына кереп, туктаткан. Нәтиҗәдә, малайларның берсенең аягына кадәр аксаган. Берсе икенчесен этеп җибәргән дә икенчесе уңайсыз барып төшкән. 

Сугышырга ярамый шул! Уеннан уймак чыгарга мөмкин. Һәр нәрсәне тыныч кына хәл итәргә кирәк.

Алинә Шириязданова.

 

Сәбәбе җитди булырга тиеш

Ир-егет үзен яклый белергә тиеш инде ул. Нинди генә авырлыклар алдында да сынатмаска, көчле булырга тиеш. Элек-электән ир-егетләр ил сакчысы булганнар. Шуңа күрә малайларга сугышырга ярамый дип кистереп әйтеп булмыйдыр.  Ярыйдыр ул. Тик сугышу кешенең сәламәтлегенә зыян китерерлек дәрәҗәдә булырга тиеш түгел.  Аның сәбәбе дә җитди булырга тиеш.

Кәрим Иминов.  

 

Көч куллану – батырлык түгел

Минемчә, сугышу беркемгә дә кирәк түгел. Ләкин шундый спорт төрләре дә бар бит әле. Мәсәлән, бокс уеннарында күп акча түлиләр. Мин сугыш уеннарын яратмыйм. Көч куллану, бигрәк тә үзеңнән көчсезрәкләргә карата, һич тә батырлык түгел. Бөтен хәлдән дә тыныч кына чыгу юллары бар.

Кәрим Гыйниятуллин.

 

Уен гына

Сугышу – әйбәт нәрсә тугел. Телевизорда, интернетта сугыш турында уеннар, кинолар бик күп. Малайлар шуны карыйлар. Сугышу ул бик куркыныч: кеше имгәнергә, хәтта үләргә дә мөмкин.  

Без малайлар белән уйнап кына сугышабыз. Төрле кинолардагы геройларның исемнәрен кулланабыз. Бу сугышу тугел, бары тик уен гына.

Без малайлар булсак та, беркемне дә кыерсытмыйбыз.

Инсаф Сәхәбетдинов.

 

 Һәр очрак – үзенчә

Егетләргә сугышырга ярый. Ләкин проблеманы хәл итү өчен күп очракта сүз дә җитә. Көч белән хәл итү – иң ахыргы чиратта гына булырга тиеш.

Тормышта төрле хәлләр була бит. Әгәр, мисал өчен, синең дус кызыңны икенче егет берәр ничек рәнҗетсә, бәйләнеп йөрсә, әлбәттә, аңа алай ярамаганын аңлатырга кирәк.   Һәр очрак үзенә туры килгән хәл итү вариантын таләп итә. Ярый яки ярамый дип кенә җавап биреп булмый.

Мин егетләргә сугышырга киңәш итмәс идем. Нинди генә авыр проблема килеп чыкмасын, егетләр аны тыныч юл белән хәл итеп карарга тиеш.

Айгөл Гарифуллина.

Каршылык зурая гына

 Мин үзем, һәрвакытта да проблеманы салкын баш белән уйлап, физик көч кулланмый гына чишәргә тырышам. Син хәтта җиңсәң дә, җиңелгәннең ачуы чыгып кала бит. Ягъни проблема зурая гына. Шуңа да мин сугышмаска тырышам. Акылсыз кеше генә уйламыйча, гел сугышырга тора.

 

Салават Гарипов.

 

Җавап кайтармау яхшырак

Әгәр икенче як сине бер гаепсезгә түбәнсетсә, беренче булып кул күтәрсә,  үзеңне яклау урынлы дип саныйм. Ә бит каршылыклар күп очракта кемнеңдер тәкәбберлеге,«мин-мин»леге аркасында була. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: конфликтның иң беренче сәбәбенә карарга кирәк. Күп  вакытта сабырлыгыңны җыеп, җавап кайтармый калу яхшырак булып чыга.

Мәдинә Сәләхова.

Илне яклап көрәшү дөрес

Әгәр дә синең кызыңа берәр кеше бәйләнә башласа, кызыңны сакларга кирәк. Кызыңны гына түгел,  дусларыңны, туганнарыңны  да сакларга кирәк. Бөтен кешегә бәйләнеп, кыерсытып йөрү егетлек түгел. Әмма синең дәүләтеңә, илеңә каршы сугыш башласалар, син аны сакларга, якларга тиеш.

Муса Нәҗмиев.

Егетләр булыйк!

Егетләргә сугышырга ярыймы? Ярый. Кайсы очракта? Әгәр егет кеше үзен, туганнарын, кызын якласа. Ләкин бөтен каршылыкларны сугыш белән генә чишәргә ярамый дип уйлыйм. Мин үзем егет кеше булсам да, сугышуны бик хуплап бетермим. Ләкин каршылыклар килеп чыккан вакытта, ахыр чиктә, бергә бер чыгып сугышуны дөрес дип саныйм. Күп очракларда, мисал өчен, өч амбал бер егетне «акылга утырталар». Мондый егетләр, киресенчә, үзләренең көчсезлеген, куркаклыгын күрсәтәләр.

  Сугышырга яратмасаң да, яшьләр арасында каршылыклар килеп чыга һәм үзеңне якламыйча калу мөмкин түгел.

Инсаф Әгъзәмов.

Күреп, ишетеп торабыз

 Егетләрнең каршылыкка кергәннәрен күреп, ишетеп, белеп торабыз. Әлбәттә, әйбәт күренеш түгел.  Сугышуны  спорт төренә дә кертәләр. Минем уйлавымча, мондый спорт төрләре дә кирәкми. Спорчыларның кайберләре инвалид булып та калырга мөмкин. Шул бер җиңү һәм акча өчен генә булган сугышулар, минемчә, кирәкми. Мин аларның әхлакый ягын аңламыйм.

Ә егетләр арасында булган конфликтлар сугышларсыз гына чишеп була. Әлбәттә, синең дусларыңны яки туганнарыңны рәнҗетсәләр, син аларны якларга телисең. Ләкин сугышу юлы белән бу проблеманы чишеп булмаячак. Үч алуның ахыры тагын да зуррак фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәм: егетләргә сугышырга ярамый!

Айсылу Динмөхәммәтова.

Ярый да, ярамый да

Минем уйлавымча, егетләргә сугышырга ярый. Мәсәлән, сиңа бәйләнә башласалар, син жавапсыз тора алмыйсың бит инде. Дин ягыннан караганда, кешенең йөзенә сугарга ярамый. Конфликтны сүз белән генә туктату – иң яхшы чишелеш. Тыныч йокларсың, чәнки бер начарлык икенчесен китереп чыгара. Сугышу – көчсезләр эше.
Фаил Хәкимов.

Психологлар фикеренчә

Психологлар кеше үзен яклый белергә тиеш, дигән фикердә. Үзебезне сүз белән дә якларга туры килә безгә, гамәл белән дә, хәтта кул көче белән дә. Соңгысы, әлбәттә, бик-бик сирәк булырга мөмкин. Ләкин конфликттан һәрвакыт качарга тырышу, әйтәсе килгән сүзеңне йә кыенсынып, йә куркып әйтми калу тирә-юньдәгеләр өчен бик уңайлы булса да, кешенең үзе өчен әйбәт түгел. Ачу-үпкәләрнең күңелдә кала килүе психик авыртулар, гастрит, артык авырлык китереп чыгарырга мөмкин, диләр белгечләр.  Шуңа күрә конфликтны үзегез эзләп йөрмәгез, хис-тойгыларыңны контрольдә тотыгыз, әмма курку хисен җиңәргә өйрәнегез, дип киңәш бирә безгә психологлар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: