Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күзләреңә карыйм, әйтер сүзең аңлыйм...

Дуслар, без сезне бик тә сәләтле һәм актив кыз – Рәйсә Абдуллина белән таныштырырга булдык.

Рәйсә Башкортостанның башкаласы – Уфа шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 9нчы сыйныфында белем ала. Үзе бик актив, портфолиосында диплом-грамоталарының саны гына да 65тән артып киткән. Рәйсә 2021, 2022 елларда Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы җиңүче булды. Татар теленнән VIII Халыкара олимпиада призер булып танылды.

***

Тарих битләрен актарам

Тузгыта чәчемне җил

Онытып булмый үткәннәрне

Ниләр күргән туган ил?!

 

Канлы яшьләр, сүнгән күзләр

Кара сугыш шәүләсе

Бу кадәр әрнү, елуга

Яшьне тотып түзәсе?!

 

Офыкка төбәп карасаң,

Анда калганнар эзләр

Күпне күргән, күп рәнҗегән

Елаудан сүнгән күзләр...

 

Әрнүгә түзә алмыйча

Мин төнлә карыйм күккә

Күпме рәнҗүләргә түзеп,

Туган ил моннан үткән

 

Алсу офыкта кара кан

Зәңгәр күлләрдә газап

Мең җавап көтәм җиһаннан

Төпсез күлләргә карап

Җавап барыбер булмаячак

Шушы шыксыз дөньяда

Бер-беребезне якламый,

Ялгыз атлап барганда!

***

***

Кабынды күктә йолдыз

Йөрәгем ярсып типте

Ап-ак бәхетле чагым

Мине калдырып китте.

Чәчәк ата миләүшәләр

Сине өзелеп сагынам

Җыеп ап-ак чәчәкләрне.

Йомшак юрган ябынам.

Тирбәлә дулкын дулап,

Шаулый урманда яфрак

Күңел көзгемне сөртәм

Синен сурәтне карап

Алтын яфраклар шаулый

Битне үбә назлый җил

Бар дөньяларны онытып

Минем яннарыма кил!

Дөньяда үлмәс һичкайчан

Кайнар хис тулы йөрәк

Тормыштагы бар киртәне

Кул тотынышып үтсәк...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев