Көз. Вокзал. Сабый.
Миннән алда, читлектән ычкынган кош сыман, каядыр атлыгып торган тынгысыз күңелем уянды. Аякларым гына түгел, бөтен гәүдәм, җаным да әмер биргәнне көтмичә, Пушкин урамына атылды. Унбиш минутлардан соң мин инде Петергоф вокзалы каршында басып тора идем. Питер бүген тагын елый, әйтерсең үзенең бердәнбер баласыннан аерылырга теләмәгән ялгыз ана ул. Чын актриса, оскар гына бирәсе кала инде.
Ни генә дип әйтсәң дә шәһәргә тиңнәр юктыр, ул чыннан да матур. Яңгырлымы, яңгырсызмы анысы инде зарур түгел. Әгәрдә теге вакыйга булмаса мин Питерны белмәс тә идем.
Әлеге вакыйга 1910 нчы еллар башына барып тоташа. Миңа яшьтә дүрт – биш ай тирәләре генә булгандыр, шуңа барысын да ап-ачык хәтерләмим, кеше сүзләренә, Надя әйтүләренә генә таянып сөйлим.
Көз айлары иде, сентябрьнең матур вакытлары диеп уйлый күрмәгез. Шыксыз салкын, җилле көн булды ул. Кая барганымны, ни йомыш белән җылы түшәктән аерылып чыгып киткәнемне бигеле хәтерләмим, әмма әлеге ерак җирләргә һәрхәлдә ышттан туздырыр өчен генә чыгып китмәгәнбездер.
Минем атам да Питер улы. Анам белән танышкач, Казанга күченеп кайтырга мәҗбүр булган. Гаиләнең һәр көне бик матур үткән, авылдагылар өчен алар үрнәк гаиләгә әйләнгәннәр. Озакламый бу дөньяга мин дә туганмын... Атам ягыннан да, анам ягыннан да әби-бабам турында әйтүчеләр булмады, күрәсең алар инде күптән теге дөньяда...
Көннәрдән бер көнне, бердәнбер ерак туган абыем үлеп киткән. Атам аны соңгы юлга озатырга юлга чыккан. Шунда һәлакәткә очрап фават булган. Барысын да йөрәгенә артык якын кабул итә торган анам, бу хәлләрдән соң бигрәк тә бетешкән. Киресенчә була калса, әле тәпи генә йөри башлаган нарасыйны, әллә ничә чакрым ераклыктагы Петергоф вокзалында ташлап калдырмаган булыр иде.
Надя, Надечка! Салкын вокзаллардан табып алып үз куенына сыйдырган, мине, бер белмәгән баланы тәрбяләгән, ашаткан-эчерткән изге зат ул. Нигәдер әлеге һәйкәл куярлык кешегә минем беркайчан да әни диеп әйткәнем булмады. Надя – бар гомерен балалар йортында тәрбияче һөнәренә багышлаган фәрештә. Үземне танып-белә башлаганнан бирле кайгылы вакытларымда да, шатлыгымнан җиденче катта булганда да ул гел минем белән булды. Кемдер кыерсытканда, мәктәптән елап кайткан чакларымда да мине юата, күңелсезләнергә ирек бирми иде. Әгәр хәлем начарайса, нык борчыла, кирәк чакта тәрбияче генә түгел табибә дә була белде. Көн саен шәһәрдәге Чиркәүгә барып минем өчен укый, исән-сау булуымны теләп Аллага мөрәҗәгать итә иде.
Нигездә чыгышы белән татар нәселеннән булган, татар авылында туган баланы, Рус җирлеге нык үзгәртте диеп әйтергә кыенсынам, әлбәттә, тик, шунысы мәгълүм – мин татар, чукындырылган татар. Үземне мескенләп әйтүем түгел, милләттәшләрем алдында да гаебем юк. Бу адымга барыр өчен ниндидер теләк, инциатива белдермәдем. Кыерсытулардан, чарасызлыктан котылу нияте дә юк иде миндә. Бәлкем ул вакытларда әле татар төсмерен алырга өлгермәгән, җитешмәгән булганмындыр?
Исемемә килгәндә, мин Федя! Бәлкем, Фидәил, ә бәлкем Фәрит, я булмаса бөтенләй дә Илһам атлы булганмындыр... Кем белә бит, тик минем калган гомеремне дә Федя исеме астында яшәп уздырасым килә. Барлык ясаган ялгышларымда, ирешкән уңышларымда да нәкъ тә Федя булып калу минем өчен үтә дә зарур. Йә, менә хәзер әйтегез инде, монда кемнең гаебе бар ?
Сүземне чыңга алмагыз, шаяртып әйтүем генә, кирәк түгел, эзләнесе табылган инде күптән. Тукай әкиятләрен, бишек җырын тыңлап үсмичә, сабый вакытта рус такмакларын, Пушкин иҗатын тыңлап үсүемдә кем генә гаепле? Язмыш.
Ә Петергоф вокзалы шактый вакытлар үтү белән дә үзгәрмәгән. Унтугыз ел элек нинди кыяфәттә булган, хәзер дә шундый.
Артта яңа яуган кардан атлап барган киез итек тавышы ишетелә.
- Федя, ты почему здесь? опять простужешься, а на улице мороз, не задерживайся!
- Хорошо, матушка!
Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев