Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көз бераз моңсу булса да, бар серле матурлыгы

Мин, Сабирова Дилбәр, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында укыйм.

Без сыйныфташларым белән “Көмеш кыңгырау” газетасын яратып укыйбыз. Өйдә кечкенә сеңлемә андагы шигырьләрне укыйм. Үземнең шигырьне дә газетада күрәсем килә.

МОҢСУ КӨЗ

Менә бүген уйчан гына

Урамнан атлап барам.

Бер кулымда портфелем,

Икенчесендә каләм.

Авылымның көзге мәлен

Ак кәгазьгә төшерәм.

Алтын көзнең матур чагы,

Тирә-якка карасаң...

Нәзек, зифа агачларга

Сокланып таң каласың!

Алтын-сары киемнәрен

Киеп куйганнар тагын.

Ә менә миләшләрнең

Пешеп өлгергән чагы.

Көз бераз моңсу булса да,

Бар серле матурлыгы.

Барлык ел фасыллары да

Безнең як горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев