Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыюсыз батыр егет

Кайвакытта дуслык та мәхәббәткә әйләнергә мөмкин. Шул хакта Гөлназ Әхмәдиева хикәясе.

Аңламыйм: нигә SMSкалар гына язып ятырга? Теле юк дияр идем, бар бит ул. Бүген физика кабинетыннан укытучыбыз Закир абыйны сүгеп чыкканда күрдем. Сөйләшә дә белә икән егет, дип уйлап куйган идем әле. Закир абыйны сүгәм дигәндә, булмаган телләрең дә ачылыр, валлаһи! Тәки өлгергәнлек аттестатына шул бер физикасыннан өчле төшерәм дип янап маташты бит. Беләм, яный гына ул шулай. Күрә торып бердәнбер фәннән өчле куеп чыгарып җибәрергә шул кадәр үк начар кеше түгел инде Закир абый да. Кайберәүләр белми бит аны ничек «көйләп» булганын. Ә мин инде ике еллап үзем белгән ысуллар белән эш итәм: әле яныннан бар булган утыз ике тешемне күрсәтеп, елмаеп үтәм; әле искереп һәм бераз таушалып беткән пиджагын мактыйм; әле дәрес вакытында сәгатьне сораган булам (янәсе, эшемне эшләргә өлгермим). Шулай итеп, аттестатыма бишле чыгарга тора менә.

Әллә кая кереп киттем инде. Сүз бит SMSкалар гына язып ятучы һәм телсез егет турында иде. Зөлфәт исемле ул. И, оялчан инде үзе! Очрашыйк, дип язып яткан була, үзенең мәктәптә дә, кич йөрергә чыккач та бер сүз әйткәне юк. Кызлар белән торганда янымда бөтерелә-бөтерелә дә, без көлешкән чакта, үзе дә кызлар сыман елмаеп куя да, бетте инде. Ә язышканда герой! Мин юрфакка китәм, ди. Әйдә, минем белән, ди. «Киткән ди шуның белән! Авызын ачып бер сүз әйтмәгән юрист була ди мени?» – дип уйлап куйдым. Үзенә язмадым инде боларын.
Язышканда да, шул кыюсызлыгын сиздереп яза бит әле ул. Берсендә: «
Әгәр буш булсаң, кич йөреп керер идек,» – ди. Инде атналар буе шулай дип теңкәмә тигәч, чыгарга ризалашкан идем: «Дус кызларыңны да ал, аларсыз күңелсез булыр,» – ди. Уф, мин әйтәм, булса булыр икән егет кеше шул кадәр кыюсыз. Сыйныфымда да әзрәк «юньлерәк» егетләр булса, урынына утыртып, үзләре сыман сөйләшергә өйрәтерләр иде, ичмасам! Юк бит инде, юк!.. «Очкарик» Данис белән нинди буласың инде? Ярар, анысы турында әллә-ни сөйләп булмый, нәрсә дисәң дә, өй эшләрен эшләгәндә файдасы тия.
Әле соңгы кыңгырауга әзерләнеп йөрүебез үзебезнең. Минем белән вальс биергә шул Зөлфәтне куярга тели укытучылар. Янәсе, буй туры килә. Янәсе, килешеп торабыз. Ярар, биеми кая барасың инде? Сөйләшә белмәсә дә,
биюдә селкенә беләдер. Белмәсә, үзем бик тиз өйрәтермен.

Ә үзе чибәр егет ул. Соргылт-кара чәчләрен бер якка сыпырып җибәреп, өстенә зәңгәр пиджагын кисә, аеруча зур егетләр төсе керә үзенә. Әйтерсең, бар кыюсызлыгы каплана да куела. Эх, шулай гына каплап куеп булса икән. Бәлки, минем дә күзем тәшәр иде ул очракта. Тик юк инде... Юк...

Бүген тагын ВКонтактены «сәлам»нәре белән тутыргандыр инде. Ник кирәк ул миңа? Ничек телдән әйтеп булмый шуны? Егет икән, килсен дә, син миңа ошыйсың, дисен инде. Алай ук авыр түгел бит. Үзенә дә, бәлки, җиңелрәк булып китәр иде. Шулай уйладым да, җавап язмадым аңарга. Зөлфәткә әйтеп тормый гына, кич кызлар белән йөреп керергә булдык. Һи, әйтеп тора ди! Әйтсәң тагын безне тыңлап торачак-торачак та, тугыз тулу белән өенә сызачак. Унга кадәр дә йөрми бит ул ичмасам! Беләбез инде, әти-әниләре аның йөргән һәр минутын санап тора. Үнҗиде түгел, җиде яшь диярсең, валлаһи!
Ә Зөлфәт әйткәнемне көтмәгән, үзе үк чыгып баскан. Хәер, шимбә саен кич чыкканны белмәскә ул. Клуб ишеген үзе ачып керткәнне күреп, кызлар белән көлешеп тә алдык әле. «Ә егет джентельмен,» – дигән сыман күзләрен уйнатып алды Рәсилә.

– Язганга ник җавап бирмисең?

Мин артыма борылдым. Саташам инде әллә? Күзләремне тагын бер кат уып карадым. Зөлфәт тора. Бу кадәр янга килеп әйтерлек булгач, әллә бик мөһим әйбер язган булганмы икән, дип тә уйлап куйдым. Юк бит инде, әле чыкканда гына бөтен SMSкаларны карап чыктым, аның «сәлам»еннән ары башка нәрсә юк иде.

– Синме? – дигәнемне сизми дә яңгыраткпнмын.

– Мин инде, – диде ул пафослы гына. – Син буш ахры бүген?

Нәрсә дигән сүз бу? Инде ике җөмлә тоташ әйтте түгелме? Ну, шаккаттыра белә инде Зөлфәт!

– Ә мин... Минем... Миңа...

– Я инде?

– Мин... Бүген... Бүген?.. Бүгенме?..

– Әйе инде, бүген.

Минем йөзем кызарып чыкты, йөрәгем гадәттәгедән әллә ничә мең тапкырга тизрәк тибә башлады, күз аллары караңгыланды. Нәрсә булды соң әле миңа? Кайчаннан егетләр янында кызарып тора торганга әйләндем әле? Бигрәк тә Зөлфәткә! Кеше күрсә хурлык...

– Гафу, – дидем дә, клуб ишегеннән чыгып йөгердем. Өйдә туйганчы еладым. Гарьлектәндер инде, тагын нидән булсын. Шул биш минут сөйләшү эчендә ни булганын үзем дә аңламый калдым. Иртәгә буласы соңгы кыңгырауга да бару куркыта башлады. Белмим инде, нәрсә куркытадыр. Зөлфәтнең бу кадәр кыюлыгы микән... Үземнең «сөйләшә торган егет» күреп, башны югалтуыммы.
Соңгы кыңгырауда ул гадәттәгечә иде. Артык сүз әйтмәде, вальсны да буташмый гына биеп чыктык. Тик мәктәп ишеннән чыкканны көтеп торган

Зөлфәт, мине күрүгә:

– Озатыргамы? – ди. Мин кичәгенең сәер хәтирәләреннән айнымаган идем әле, шуңа башны чайкадым.

Бер атна чамасы үтте. Мәктәпне бетерсәк тә, без, унберенчеләр өчен июнь башы – урак өсте инде. Китаплар-дәфтәрләр кочаклап йокыга ятасың, кочаклап уянасың, дигәндәй... Ә асылда, мин үземнең кайсы уку йортына керәсемне белмим дә әле. Узган ел бер ара укытучы буласым килә дип йөргән булсам да, ул теләк тә күптән югалды инде. Әллә юрфакка барыйм микән?

Юрфак дигәннән... Зөлфәт кая бара икән соң? Икәү юрфакка барыйк дигән иде бит әле. Күптән инде, билгеле. Сорап, ВКонтактега язарга булдым. «Син кая керсәң, шунда» дигән хәбәр килмәсенме? Күзләрем шар кадәр булды. Менә сиңа мә: бөтенләй көтмәгән-уйламаган җирдән яңалык. Ул гомере буе минем койрык булып йөрергә уйлый микән әллә, дип куркып куйдым. Менә хәзер ни сәбәпле үзен минем янда батырларча тотарга тырышуы аңлашылды инде. Ничек тә мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышкан ул. Юк инде, кеше көлдереп, аның белән йөрмәм, уйламасын да!

Эш бит бөтенләй тирәнгә кергән булган. Чынлыкта, минем әни белән Зөлфәтнең әнисе инде май башында ук безне бер уку йортына кертәчәкләре хакында сөйләшеп куйган булганнар. Янәсе, бер авылдан, бер сыйныфтан, әмма «каты» аралашабыз, янәсе! Әни белән дә сүзгә килеп алдым әле шуның өчен. Барасың, ди дә, барасың ,ди.

– Юк, бармыйм, – дим. – Сәер ул, – дим. Әни үзенекен әйтә. Бу Зөлфәткә бәйле бәхәсләр кайчан туктар инде – билгесез.

Шунысы гына билгеле – тиздән имтихан. Өч көн эчендә шашар булып, шуңа әзерләнеп йөрдем. Килеп утырдым. Эшләдем. Нәтиҗәләр ике-өч атнасыз билгеле булмый икән әле. Бу нәтиҗәләрне көткән арада шундый кызыклы хәлләргә очрарга өлгерермен дип башыма да китермәгән идем мин...

***

Җомга. Гади җомга. Әни иртәдән үк эшләр кушып калдырды да, шәһәргә китте.

– Иртәгә генә кайтам, өйдә тәртип булсын, – диде ул һәрвакыттагыча. Ярар, беренче генә өйдә үзем калуым түгел, сынатмам.

Шулай дип уйлавын уйладым, әмма әнинең кибеткә ипигә барырга кушуын онытканмын. Көне буе башта китап укып утырып, соңрак бакчадагы эшләр белән йөреп, көн үткән дә киткән. Кибетендә ипи дә калмагындыр инде, дип уйладым. Шулай уйласам да, барып карарга булдым үзем.

Сәгатенә карамаганмын, инде сигезенчегә киткән икән ләбаса! Җәйге кичнең яктылыгына алданып, вакытны белми йөр инде син! Бераз гына ачулы килеш өйгә таба атладым. Шулчак каршыма Зөлфәт очрамасынмы? Нәкъ вакытында һәм кирәкле урында булырга дигәндә, аңа әйт инде син. Аның характерын мин бөтенләй аермый башладым соңгы арада: я ул ояла, я сөйләшүеннән туктатып булмый үзен. Бүген дә яңа куе зәңгәр джинс чалбарын ялтыратып каршыма атлаган Зөлфәтнең я артык күп сораулар бирәчәген, я дәшми узып китәчәген әллә каян чамалый идем. Нишләр икән соң? Ул чакларда минем үземә икенче вариант ныграк ошый иде. Кызганыч, миңа ошаган вариантны сайламады егет. Булмаган кәефемне тулысынча юк итәргә уйлагандыр инде.

– Каян кайтасың? – ди башта.

«Я Ходам, барыбер түгелме инде ул сиңа?» – дип кычкырды эчтәге шайтан. Әле ярый тышта юк анысы...

– Кибеттән.

– Алган әйберең күренми бит.

– Беткән иде.

– Алай икән, – дип сузды бу.

Юк инде, булган кыюсызлыгы һаман да бетмәгән. Унбер ел буе булган кыюсызлык шулай тиз генә бетәр сиңа! Сөйләшкәндә күзгә дә карамый бит ул, эмоцияләре дә юк. Үзенең бераз маңгае тирли, битләре кызарып чыга. Чынлап, оялганда кызларга ошый ул.

Телефонындагы сәгатен карап алды да:

– Сәгать сигез бит инде, – ди бу. Түзмәдем:

– Беләм, Зөлфәт, беләм... Сигез икәнен дә беләм... Бикле икәнен дә беләм... Зинһар, тоткарлама мине, ашыгам, кайтасым бар, – дим җитди генә.

Ул бераз гына уйлап торды да:

– Йөреп килмибезме соң? – ди. Аннан минем «ашыгам» диюемне исенә төшерептер инде:

– Озак йөрмәбез. Мөһим сүзләр бар иде сиңа, – диде.

Зөлфәтнең бу мөһим сүзләренең мөһимлекләре миңа шулкадәр мөһим түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, аның сүзләре ни хакында буласыларын чамалый идем инде. Үзем дә сизмәдем:

– Синең белән бер уку йортына барырга теләмим, – дип әйтеп ычкындырганмын. Ул миңа сәер генә карады, башын кашып алды, сүзләр эзләде. Ниһаять:

– Ник алай дисең? Бергә булсак, яхшырак булыр бит... Булышырмын, саклармын, – ди бу.

Мин көлеп җибәрдем. Бәлки, бу минем тарафтан бик ямьсез күренгәндер инде. Тик аның әйткәнен ишеткәч, минем башка төрле реакция була да алмый иде төсле. Мин тынычланып:

– Рәхмәт инде сиңа, кәефне күтәрә беләсең, – дидем дә, юлны дәвам иттем. Нидер әйтергә тилмереп карап калды Зөлфәт.

Начар кеше түгел инде ул, юк! Бәлки, бик яхшыдыр да әле. Ләкин минем холкыма ияләнә алмаячак ул. Минем янда аңа авыр булачак. Үземне шундый тотуым, бәлки, чыннан да, файдага булыр. Минем шундый авыр холыклы икәнемне аңлап, башка уку йортын сайлар, бәлки. Шулай була гына күрсен иде.

Өйдән кибет ул кадәр якын түгел. Ашыкмый кайтсаң, унбиш-егерме минутка кадәр сузылырга мөмкин. Бүгенге кебек һәр яфракка, Зөлфәтнең һәр сүзенә туктала башласаң, ярты сәгатькә үк сузылылуы бар. Бүген дә мин кайтканда караңгыланып килә иде инде. Урам утлары да берәм-берәм яна башладылар. Яшьләр дә күренгәли. Бер-бер артлы каты музыка яңгыраган машиналар да үтеп китә.

Мин тизрәк һәм адымнарымны дәү-дәү атлап барырга тотындым. Ни дисәң дә, кич үзең генә кайту шикләндерә. Шуңа өстәп, бүген җомга булуын да онытмыйк! Яшьләр укуларыннан кайта, күрше авылдан егет-кызлар төшә, ят машиналар... Унҗидемне тутырсам да, мондый хәрәкәтләр бик ошап бетми миңа. Искелектә гаепләрсез инде, ләкин мин китаплар укырга яратам. Кич йөрүләрем дә бик сирәк була: атнасына ике-өч тапкыр дус кызларым белән урам әйләнеп кайтабыз да, шуның белән туктала. Өйдә рәхәт миңа.

Салкынайтып җибәрде кисәк кенә. Үзебезнең урам борылышына инде күп калмаган иде, каяндыр ниндидер җил килеп тәнемнең кайсыдыр бер турын кытыклап үтте. Мин тагын да ашыктым. Алдымда ике шәүлә күренә иде. Бара торгач, кешеләр икәнен күреп алдым. Ике егет икән бу шәүләләр.

– Кызый, привет, – ди бер шәүлә.

– Сәлам, – димен мин.

– Туңасыңмы әллә? Шулкадәр бөрешкәнсең, – ди икенчесе.

Мин үземне кочаклап торуымны абайлап, кулларымны ычкындырдым.

– Бераз. Салкын бит.

– Салкын проблема түгел, – диде миңа беренче егет. – Әйдә машинага, шундук җылынасың.

– Юк, өйгә ерак калмады, – дип котылырга телим үзем.

Беләм мин болар ише егетләрне. Тормышымда алай еш очрамасалар да, кинолардан күргән бар. Нәрсә өчен машиналарына утыртуларын да беләм. Аларга гына бирешеп тормамын.

– Кара әле, шулай гына котылмаячагыңны аңлыйсың бит инде, син бит сабый бала түгел, Сөмбел.

Монысы нәрсә инде тагын? Каян белә бу кәкре борынлы, әллә нинди сәер елмаюлы егет минем исемне? Юк, мин инде курка ук башладым.

– Ничә яшь әле сиңа, чибәркәй?

– Унҗиде, – димен мин алардан кыргарак китеп. Берсе тагын да миңа таба атлап:

– Вот, почти унсигез уже! – дип елмая.

– Совершеннолетняя почти! – ди икенчесе раслап.

Егетләр, сезгә ни кирәк? – дим инде бераз куркуымны күрсәтеп. Көләләр. Тагын өстәп:

– Кайтыйм инде, эшләр бар иде, – димен.

– Качмас алар, – дип кул сели. – Самат булам, бу – Ирек. Күрше авыл егетләре генә без. Ул кадәр курыкма инде син, беренче тапкыр егетләр күрмисеңдер...

Мин атлап китә генә башлаган идем, берсе уң кулымнан тотып, туктатып калды. Ирек дигәне икән. Мин борылдым да, сораулы караш ташладым моңа.

– Әйдә, йөреп киләбез, – ди Ирек. – Киреләнмә инде шулкадәр.

Болар икәүләшеп ике яктан мине тотып алдылар. Мин кулларым белән селтәнеп кенә җибәдем, алар ике якка китеп бардылар. Үз көчемә үзем ышанмыйча торган арада, егетләр бәхәсләшә башлады.

– Сиңа ни кирәк тагын? Кем буласың? – ди Самат.

Мин артыма борылдым. Ике күзем шар кадәр булгандыр ул чакта. Зөлфәт тора! Йөзендәге ул җитдилек, кулларын йомарлап куюы, әле тагын бер якка авышып басып оруы шул кадәр көләсен китерде. Көлмәдем инде тик. Киресенчә, аның минем янда басып торуы бераз оялдыра иде. Җитмәсә, нидер әйтергә авызын ачып маташа ахры.

– Тимәгез Сөмбеләгә!

Я Ходам, ник әйтә ул боларны? Гомумән, ник килде ул монда? Үзен күрсәтергә теләведер, шикләнмим, тик көчкә җөмләсен төзеп әйтә алган дустымның бу ике “батыр” егет янында бәхәсләшеп торуы көлке иде миңа. Ул егетләрнең үзләренә дә мәзәк тоелгандыр инде.

– Нәрсә, йөргән кызың что ли? – ди Самат чәчрәп.

– Әйе, йөргән кызым.

Үләм, нинди мәгънәсез әкиятнең төп героинясына әйләндереп куйдырдылар инде үземне? Нинди йөргән кыз һәм кайчаннан Зөлфәт мине алай атый башалыды соң әле? Әкиятнең дәвамы ничек тәмамланасы минем үземә дә кызык иде. Әмма мин шулкадәр Зөлфәтнең сүзеннән һәм аның, имештер, йөргән кызы булудан оялдым. Мин аңа ишарәләп карап алдым. Ул селкенми дә, җитди генә басып тик тора.

– Ярый-ярый, кызма, егет, – ди моңа Ирек.

– Әйе, белмәдек бит, китәбез, – дип бер минут эчендә ике егетнең берсе дә калмады.

Мин уйланып басып тора идем әле. Зөлфәт тә дәшми. Ни булды соң бу? Ничек ул аларны шулай куркыта алды соң? Башка сыймаслык хәл.

– Салкын бугай сиңа? – ди Зөлфәт. Мин дәшмшдем. Белми идем ни әйтергә, үземне ничек тотарага белми идем. Ә ул өстеннән кара төстәге кофтасын салды да, миңа сузды. – Ки әйдә, өеңә кадәр ерак калмады, озатам.

Мин сизмәстән Зөлфәтнең кофтасын кидем. Аның җиңнәре бераз гына асылынып калды.

– Беләсеңме, Зөлфәт, чынлап, әйдә бер уку йортына керик! – дидем мин әзрәк уйланып торганнан соң.

Зөлфәт елмайды. Һәрвакыттагыча инде! Ниндидер үзенең кыюсызлыгын һәм уңайсызлыгын күрсәтеп. Тик бу миңа шундый ошый иде! Булсын, нинди бар шундый булсын. Оялсын да, SMSкалар да язып ятсын, сөйләшкәндә маңгае да тирләп чыксын. Яхшы кеше ул Зөлфәт. Яхшы дус ул. Бәлки, дус кына да түгелдер әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев