Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышны яратам

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет” драма түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты.

Кышны яратам

Салкын кышлар килде,

Ябалак-ябалак кар яуды.

Бөтен җир ап-ак булды,

Бар җир матурланды.

 

Без уйныйбыз урамда,

Шуабыз чана-чаңгыда.

Яратам бик кыш айларын

Бик күңелле булганга.

Хәбибрахманова Диләрә


Кыш килде

Кыш килде, кыш килде

Акка күмеп дөньяны.

Кояш чыкты елмаеп,

Матурланып, нурланып.

 

Карлар ява урамда

Без шуабыз тауда.

Кил, дустым, син дә

Бик күңелле анда.

Каюмова Сылу


Кайчан килә кыш бабай дип

Аптырата сеңлем һаман.

Башта кар яусын әле,

Килер ул шул заман.

Әгъләмҗанова Айгөл


Җитте декабрь айлары,

Уйный кар-бураннары.

Кыш бабай төн буе

Өеп куйган тауларны.

Гайбадуллина Инзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев