Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыңгыраулар бик күп төрле була...

Саба районы Шәмәрдән лицее укучысы Ралинә Әлмиева «Яраткан газетам» дигән шигырь язган. «Көмеш кыңгырау» турында!

Кыңгыраулар бик күп төрле,

Бар ишек кыңгыравы.

Бар кыңгырау-чәчәкләр,

Бизәп тора кырларны.

 

 Бик яратам – тәнәфескә

 Чакырган кыңгырауны.

Колакларга май була

Мәктәптә яңгыравы.

 

Ә сез, дуслар, беләсезме,

Укый торган кыңгырау?

«Көмеш кыңгырау» була ул,

Исеме үк яңгырау.

 

Көмеш үзе, кыңгырау ул,

Укыйсы килеп тора.

Киңәшләре һәр эшемдә

Уңышлар теләп бара.

 

Шигырь дөньясында йөзәм,

Әле әкият укыйм.

Мавыктыргыч дөнья монда

Сокланып фото карыйм.

 

һәр язмасы тәрбияви,

Күркәм сыйфат өләшә.

«Көмеш кыңгырау»' гәзите

Безнең белән сөйләшә.

 

Дустым, әйдә, соңга калма,

Гәзиткә языл тизрәк!

«Көмеш кыңгырау» киңәше

 һәр балага бик кирәк.

 

Кирәкми телефоны да,

Кер уку дәрьясына.

«Көмеш кыңгырау» гәзите,

Рәхмәт сиңа барсына!

Ралинә Әлмиева, Саба районы, Шәмәрдән лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев