Күзеңне ачып йөр!
Безнең ул көнге тауга визитыбыз шулай күңелсез хәл белән тәмамланды.
Уем белән ерак үткәннәргә кайтып килдем әле тагын... Әллә ни ерак юл үтәсе юк бит... Күңел дәфтәрен генә актарасы.. Хәтер хәзинәмнең «Балачак» дигән битен ачам...
Шулай бер матур кыш көнендә, әллә икенче, әллә өченче сыйныфта укыган чак, күрше кызлары, малайлары җыелышып, түбән очка тау шуарга киттек. (Хәзер уйлыйм да,елмаеп куям. Ул вакыттагы безгә хәтәр биек булып тоелган тау, әллә ни биек тә түгел иде инде ул... Менә исемен оныттым... «Мөҗип тавы» дип йөртми идек микән?..Чөнки ул очка без «Мөҗип коесына» суга йөрдек.)
Чаналарга утырып тау башының коймага терәлеп торган җиреннән төшеп тә китәсең, шул арада юлга да җитәсең,чөнки ара якын.Тау кыска! Безгә барыбер кызык! Бер бер артлы җепкә тезелгәндәй төшә торабыз, төшеп җиткән беребез, кире тагын шул тау башына үрмәли торабыз.
Минем чана яңа иде. Киңрәк тә кебек иде әле хәтта! Әллә яңа булганга гына шулай тоелганмы... Бер күрше кызының чанасы юк, минем чанада, алга утырып төшә.
Безнең алдан, чанасына утырып, бездән бер-ике яшькә бәләкәйрәк бер кыз төшеп китте, чиратта без... Теге кыз төшеп тә җитте, бөтен «инструкцияне» бозып, без төшәсе юлдан аркылы чыга башлады. Без бит инде кузгалган. Чананы тыеп булмый! Килеп тә бәрелдек, кызыбыз очып барып та төште... Бераз еламсырады еламсыравын, ләкин без: «Елама инде!» — дип ялвара торгач, тынычланды. Үзебез дә бала гына бит инде... «Син үзең гаепле бит, нигә аркылы чыктың? Алай чыгарга тиеш түгел идең!» — дип мин «акыл сатам». Әнисе усал гына апа... Куркыта... Гаепне үзебезнең өстән төшерәсе килә.
Безнең ул көнге тауга визитыбыз шулай күңелсез хәл белән тәмамланды.
Карга чумып кайтып кердем, әнкәй ачулана, карыңны әзрәк каккалап та кермәгәнсең, син бит инде җиткән кыз ди. Кая ди ул кар каккалап тору. Теге кыз өенә кайтып җитеп әнисенә әләкләшсә, баш бетә, тиз генә чишенеп сәкегә кереп чумарга кирәк дип ашыкканымны бик яхшы хәтерлим.
Мичтә учак яна, әнкәй мич алдына нәрсәдер җылытырга куйган. Мин әнкәйгә терәлеп утырдым. Рәхәт! Тик шулай да күңелне корт кимерә...
Бер заман ишек ачылып та китте, ишектән кергән салкын парга уралып, теге кызның әнкәсе килеп тә керде. И, башланды инде шунда мәхшәр! Ачы тавыш белән бик яман кычкыра кычкыра әнкәйгә нәрсәдер сөйли. Әнкәй бер нәрсә аңламый, теге апаны тынычландырырга тырыша, мин аңлатмакчы булам. Шулчак күзем күптән матчада «бер эшсез» асылынып торган сыек чыбыкка төште... Беркайчан да төшкәне юк, бүген эләгер дип уйлаганмындыр инде, куркуымнан мин дә акырып еларга ябыштым. Ул бит үзе гаепле, юлны дөрес чыкмады, дип елыйм... Юк...Күрше апаның туктарга исәбе дә юк!
Шул чак әнкәй чарасызлыктан, мич башына куйган киез итегемне алып, мине янына сөйрәп китереп, кыйнарга тотынды. Үзе:
— Күзеңне ачып йөр, ачып йөр дип, ничә мәртәбәләр әйтәм мин сиңа! Моннан түбән аңларсыңмы, минем сүземне тынларсыңмы?!" — дип, итек белән арт ягыма суга да суга... Әнкәем әйткәннәрне туры мәгънәсендә аңлап: «Минем күзем ачык иде, әнкәй! Мин күзне йомып төшмәдем.» — дип тә карыйм... Әллә ни авыртмаса да, бик еладым... Ярсып беттем... Күрше апа һаман нәрсәдер сөйли... Инде аны ишетмим дә...
Ниһаять, өйдә әнкәй белән икәү генә калдык... Мин озак елаганлыктан, сулык-сулык киләм, әнкәем кулындагы итекне читкә атты да мине кочаклап үзе еларга тотынды. Озак елады шунда әнкәем...
— И, кызым, чыгып китми бит. Бала кешесенә теләсә нәрсә әйтә. Аңа килгән ачуымны синнән алдым, балакаем! — дип такмаклый-такмаклый елады...
Шул вакыйгадан соң инде илле елдан артык вакыт үтте. Барыбер ул көн минем күңелемдә нык уелып калды. Үпкәне күптән онытырга вакыт диярсез... Юк, бер үпкәм дә юк. Күрше кызлары белән дә бик тату, дус булып үстек, аллага шөкер. Бүгенгесе көндә сагынып сөйләрлек бала чагыбыз бар! Балачакта ниләр генә булмаган...
Әнкәемнең шул көндәге сабырлыгына һаман да шаккатам! Ул беркайчан да безнең сүзне җөпләп, кеше белән ачуланышмады. Кайтып әләкләшкән чакларда да: «Әләкләшмәгез, уйнаганда була инде ул!» — дия торган иде. Ә менә: «Күзеңне ачып йөр!» — дигән сүзне, ул миңа тормышта күп тапкырлар әйтте. Үсә төшкәч ул сүзнең мәгънәсенә дә төшендем. Ләкин барыбер кайчакларда «күзне ачып» йөрмәвем аркасында авырлыклар белән дә очрашырга туры килде...
Болары инде тормыш дәфтәренең башка битендә...
Наилә Вәлиева-Хәкимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев