Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге урманга бардым

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе укучылары иҗаты.

Әти-әни
Әнине бик-бик яратам
Бик кадерле ул безгә.
Без торганчы йөгерә-йөгерә
Тәмле ашлар пешерә.

Әтине дә бик яратам
Ул көне-төне эштә.
Әтиемнән үрнәк алып,
Тырыш булырмын миндә.

Әти-әни гомер буе
Бала-чага дип яши.
Үскәч без дә һәрберебез
Нык-нык кадерләп яшик!
Мөхәмәдиев Әмир, 4 сыйныф укучысы

Туган ягыбызга кабат
Алтын-сары көз килде.
Басу-кырларыбыз безгә
Мул итеп уңыш бирде.

Туган-ягым ерак миннән, 
Сагынам кичләр җитсә,
Сагынам Агыйдел буйларын,
Ямансу була бик тә...

Актанышның танышлары 
Бар микән бөтен җирдә?
Актанышның балалары
Өлгерә бөтен эшкә.
Зәкиев Ризван, 4 сыйныф укучысы

Көзге урманга бардым
Тирә-юньгә карадым.
Бар дөнья алтында
Таң калырлык монда.
Каен кигән сары күлмәк,
Миләшкәем кызылдан.
Баланнар да, усаклар да,
Миләш кебек кызылдан.

Мирзасалихов Гомәр, 4 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев