Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көтәм (хикәя)

– Улым, сәлам, ни хәлләрдә яшәп ятасың? Син бу атнада кайтасыңмы авылга?

– Улым, сәлам, ни хәлләрдә яшәп ятасың? Син бу атнада кайтасыңмы авылга? — диде Ибраһим бабай телефон трубкасының теге башындагы оныгына.

– Сәлам, бабай, нормально все. Ник, бабай, алай сорыйсың? Бу атнада эшләр бар иде шул, кайтып булмый, — диде Әмир, бернинди планлаштырылган эше булмаса да. Аның тавышы корырак, усалрак чыкты. Моны ул үзе дә теләмичә, аңламыйча әйтте дә куйды. 

Үсеп буйга җитеп килгән Әмирнең мондый аңлашылмый торган халәтен тиз сизделәр әти-әниләре. Катлаулы мөнәсәбәтләр Әмирнең үзенә дә комачаулый иде... энекәше Сәеткә дә көн юк абыйсының тупаслыгыннан... алыштырып куйдылармыни…

– Ярар инде, улым, әле мин сине көтә идем, колын да көтә, утарын эшләп бетерергә иде исәп, — диде Ибраһим карт. — Икебез бик әйбәтләп кенә эшли башлаган идек бит, узган атанада кайтам дип киткән идең... 

Телефон трубкасын куйгач, ул «бу малайның холык үзгәреше башланды бугай, ярар алай гына булса, түзәрмен, бүген үтмәсә, иртәгә үтәр» дип уйлады оныгы турында. Оныкларын бик ярата Ибраһим бабай, аларның авылга әбиләре белән бабайлары янына сагынып кайтып керүләре, кул арасында кайнашулары, «мин эшлим, юк, син түгел, бу юлы мин эшлим» дип торулары яшәргә дәрт өсти иде. Эх, гомер тиз үтә икән шул, минем иң олы оныгым Әмирем дә үсә, дип уйлап куйды ул, башын чайкап. Аның ирен очларында, күзләрендә серле елмаю пәйда булды.

Карчыгы белән самавыр янында оныклары турында сөйләшеп чәйләгәч, Ибраһим бабай колын янына утарга чыгып китте. Колын шаяра, берара әнкәсе артыннан калмый йөри, берара уйнаклап урап килгән була, аннан куе үлән арасына башын тыгып, озак кына нидер эзли, аннан башын күтәреп озын керфекләрен бер ачып, бер йомып кояшка карап ала...
Утар янында кечкенә генә эскәмия бар иде. Килеп утыргач, үзе кебек картая башлаган эскәмияне сыйпап алгандай итте. Бу эскәмияне Ибраһим бабай Әмир белән ясады. Нәни бармаклары белән кадакларны биреп торган Әмиргә беренче мәртәбә ул чүкеч тоттырды, тактага кадак кадакларга өйрәтте. Тигез, төз итеп тезелеп киткән бакча коймасына аркасы белән сөялгәч тә, хәтирәләр яңарды − бу коймаларны да Әмир белән койганнар иде. Ныклы булдымы икән дип, Әмир шул койма өсләреннән әле теге якка, әле бу якка сикергәләп тә йөргән иде. 

Бер җәйне Ибраһим бабай Әмир белән икәүләшеп урам капкасын яңарттылар, төшкән бизәкләрне беркеттеләр, җитмәгәннәрен алачыкка кереп өтерге белән эшләделәр. Ибраһим бабай Әмир башкара ала торган эшләрне кушып кына торды, чөнки Әмир чын күңелдән бабасы кушканнарны, кушмаганнарында эшләргә ярата иде. Авылны сагынып кайткан оныгының авыл малае булачагы әллә каян күренеп тора, дип шатланып яшәде Ибраһим бабай. Зәңгәр күктә очкан кошлар, искән җилләр, яуган һәм яумаган яңгырлар, карлар, аяк астындагы үлән арасындагы бөҗәкләр, бакчадагы җиләк-җимешләр, урманга барсаң, андагы кош сайраулары, офыклар — берсе дә Әмирнең игътибарыннан читтә калмый иде. Үрмәкүч оялары, кош оялары, хәтта авыл тыкрыклары турында да төрле сораулар бирә иде Әмир бабасына. 

...Үсә улым минем, дәвамчым минем, үсә, кечкенәдән орлык салып куйган тәрбиям матур гөл булып үсеп ятканда тагы да игътибарлырак булырга кирәк миңа, яфракларын, чәчкә таҗларын йолыкмасыннар, сабакларын сакларга кирәк... сындырсалар, нишләрмен? Минем оныкларым шушы авылда тудылар, туган авылымны, авыл тормышының серләрен барысын да аларга өйрәтеп калдырасым килә бит, минем дәвамчыларым үземнән дә тырыш, туган авылларын, туган нигезләрен яратучы җаннар булып үссәләр иде, дип уйлар-уйлый чигүле япма өстендә торган саратский гармунын кулына алып моңлы гына көйгә тыныч кына җыр башлады Әмирнең бабасы... бу җырда колынлы атлар ял иткән туган як кырларының, чикләвекле куе урманнарның, шәмәхә офыкларның, җиләкле аланнарның, мәтрүшкәле болыннарның, авыл һавасының, морҗасыннан тәмле коймак исе чыккан авыл өйләренең, шул өйләрдә яшәгән мәрхәмәтле кешеләрнең үзенә тартып тора торган ниндидер серле көче бар иде! Авыл шундый ул... кайтыр... минем Әмирем дә кайтыр...Көтәм...

Сафина Алсинә, Мөслим лицееның 6а сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев